Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Язмышларга буйсынмас җан

Үзәк китапханәнең уку залында татар шагыйре, прозаик, драматург Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби сәгать үткәрелде.

Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рәмзия Ханипова аянычлы язмышка дучар булган, шуңа да карамастан, үзендә яшәргә көч тапкан, күтәренке рухлы, киң күңелле, көчле шәхес - Фәнис Яруллинның тормышы, иҗаты белән таныштырды. Ахунова Рәсимә, Гәрәева Гөлсинә, Ханипова Рәмзия туган якка, әнисенә, тормыш иптәшенә багышланган шигырьләрен укыдылар. Ф.Яруллин сүзләренә иҗат ителгән «Сез иң гүзәл кеше икәнсез», «Йолдызлар яңгыры» җырлары яңгырады. «Язмышның үзен буйсындырган язучы» китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев