Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игътибар! Алдакчы «газчы»лар! 

Алдакчы «газчылар» тарафыннан мутлык очраклары ешайды. 


Алар халыкка тикшерү үткәрергә яисә фатирда газ җиһазын алыштырырга тәкъдим итә һәм газны өзү белән яный. 
Һәр кеше белергә тиеш: 
йортта газ җиһазын махсус оешма гына тикшерә ала; 
махсус оешманың сезнең йортның идарәче компаниясе яисә торак хуҗалары ширкәте белән техника-хезмәтләндерүгә килешүе булырга тиеш;
махсус оешма тикшерү үткәрү турында алдан хәбәр итә (йортның мәгълүмат такталарында яисә подъездларда игълан);
махсус оешма хезмәткәре хезмәт таныклыгын күрсәтергә тиеш.

Хезмәткәрнең шәхесе шик тудырса:
идарәче компания яисә торак хуҗалары ширкәтендә йортта чыннан да газ җиһазы тикшерелү-тикшерелмәвен ачыклау;  
ООО «Газпром Трансгаз Казан» җәмгыятенең авария-газ хезмәте номерына (диспетчер хезмәте - 2-62-04) шалтырату зарур.
Идарәче компания, торак хуҗалары ширкәтендә яисә авария-газ хезмәтендә йортта тикшерү үткәрү турындагы хәбәр расланмаса, сез алдакчылар белән очрашкансыз. 
Бу хакта ашыгыч рәвештә полиция бүлекчәсенә хәбәр итәргә кирәк! 

Исегездә тотыгыз! Газ хезмәте эшчәннәре газ җиһазлары сату белән шөгыльләнми!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев