Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ил көче – Идел көче

Хакыйкать шуны дәлилли: ил, халык көче һәм бердәмлеге таулар күчерергә, Идел кичәргә булышыр.

Әлеге сүзләр юкка гына язылмады. Иске Каразирек авылында, 2020 елның апрель аенда, ут чыгып, мәчет янды. Бәхеткә, өч ай эчендә аның урынына мәһабәт, якты, күркәм бина калкып чыкты, күккә ашкан ярымайлы манарадан янә моңлы азан тавышы яңгырый башлады. Дин йортын торгызуда авыл халкы гына түгел, бөтен район, республика, тирә-як шәһәрдә яшәүчеләр зур көч куйды. Бергәләп төзелгән мәчет бүген гадәти тормыш белән яши: вәгазьләр, намазлар укыла, гаетләр уздырыла.

Тарих битләренә күз салсак, дини йолалар авылларда һәрчак үтәлгән. XVIII гасыр ахырында нигез салынган Каразирек авылы да искәрмә түгел. Сан алу мәгълүматлары буенча, бирегә, көчләп чукындырудан качып, Казан ягы татарлары килеп урнашкан. Шулай ук күрше Башкортстанның Туймазы районы Аблай авылы кешеләре дә, яңа җирләр эзләп, кара зирекләр басып киткән урынга килеп төпләнгән. Бу хакта Әхтәм Нәбиевның авылдашы Илкам Касыймов сөйләгән истәлекләрдән тупланган кулъязмасында билгеләп үтелгән. Әлеге язмада шундый юллар бар: “Безнең  Каразирек авылында мәчет төзелү мәгълүматлары сакланмаган. Шулай да өлкән яшьтәге агайлар Каразиректә өч мәчет мәдрәсәсе һәм өч мәхәллә булган дип әйтә. Ул мәчетләрнең берсе әле без яшь чакта 1970 елга кадәр авыл клубы булып файдаланылды. Аның манарасын колхозлашу чорында кисеп төшергәннәр. Ул хәзерге мәчет янында төзелгән иде. Аның имамы Хәмитша исемле хәзрәт булуы билгеле. Аны колхозлашу чорында кулга алып, сөргенгә җибәргәннәр. Икенче мәчет хәзерге мәктәп бакчасы биләмәсендә, өченчесе авыл эчендәге зират янында булган”.

Әмма башка тарихи чыганаклар буенча, авылда барлыгы ике мәчет эшләгән.

Тулырак – “Ютазы таңы” гәзитендә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев