Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иминият кертемнәре түләнергә тиеш

Шәхси эшмәкәр нинди иминият кертемен түләүче булып санала һәм түләүләрне нинди вакыт аралыгында башкарырга кирәк? Салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Н... Андреева җавап бирә:

         - Шәхси эшмәкәр: керемнең күпме булуына да карамастан үзе

өчен аерым бер сумма түли; бер елга 300000 мең сумнан артык керем эшләгәндә үзе өчен өстәмә кертем түли; хезмәткәрләр өчен кертемнәр түли. 2018 ел өчен фиксацияләнгән кертем – 32385 сум. Ул үз эченә мәҗбүри пенсия иминиятен– 26 545 сум һәм мәҗбүри медицина иминиятен – 5840 сумны да ала. 2018 ел өчен фиксацияләнгән иминият кертемнәре 2019 елның 9 гыйнварыннан да соңга калмыйча түләнергә тиеш. Шәхси эшмәкәрләр әлеге кертемнәрне ел буена берничә өлешкә бүлеп яисә тулысы белән дә түләргә мөмкиннәр.

Мәҗбүри пенсия иминияте өчен өстәмә кертем – 300000 меңнән арткан керем алучыларга 1 процентны тәшкил итә. 2017 ел өчен өстәмә кертемнәр 2018 елның 2 июленә кадәр түләнергә,  ә 2018 ел өчен – 2019 елның 1 июленнән дә соңга калмаска тиеш. Белү өчен мөһим булган мәгълүмат: мәҗбүри пенсия иминиятенең  өстәмә кертем өчен КБК саны фиксацияләнгән кертемнеке кебек үк, - 182 1 02 02140 06 1110 160.

Хезмәткәрләр өчен кертемнәр оешмаларныкы кебек үк исәпләнелә һәм түләнелә.

Хөрмәтле иминият кертемнәре түләүчеләр! Салым инспекциясе бюджет системасына вакытында иминият кертемнәрен түләү мөһимлеген исегезгә төшерә. Килеп чыккан бурычларны җайга салу өчен даими рәвештә бюджет белән исәп-хисап чагыштырулары ясарга кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев