Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Имәндәй нык гомер юлы

Бәйрәкәдә туып үскән Инком Абдуллин үзенең 95 яшьлеген билгеләп үтте.

Бөек Ватан сугышында катнашкан Инком Нәҗип улы әле һаман да егетләрчә - кроссвордлар чишә, рәхәтләнеп ноутбуктан файдалана. Дөрес, шушы көннәрдә гаджеты сафтан чыккан. Шулай итеп, ирексездән ул актив кулланучыдан вакытлыча гына пассив күзәтүчегә әверелгән. Ә тәрәзә артында күзәтерлек гүзәл күренешләр җитәрлек: урамдагы гаҗәеп ямьле, искиткеч төсләргә төренгән тыныч көз һәркемне сөендерерлек. Инком ага Бәйрәкә МТСында һәм “Сельхозтехникада эшләү дәверендә табигатьнең дә, үз эшләренең күркәмлеген дә бәяли ала. Механизатор һәм комбайнчы булып эшләгәндә колхоз басуларын, иген кырларын бер генә тапкыр узмагандыр. Мәкаләбез герое хуҗалык эшләреннән тыш, өстәмә вазифаны - парторг хезмәтен дә уңышлы башкара. Сүз уңаеннан, Инком исемен кушу, мөгаен, әти-әнисенең  яшь Советлар иленә хөрмәте белән бәйле булгандыр. Инком - коммунистик интернационализм яки интернациональ коммунизм тезмәсенең кыскартылган төре. Аның әнисе, күрәсең, заманча карашлы хатын-кыз булган. Ул заманнарда балаларга гадәти булмаган Инком, Клара, Таймаз, Синара, Венера исемнәрен кушканнар.

Абдуллинга армиягә чакыру 1944 елда килгән, Көнбатыш фронты составында хөкүмәт элемтәсенең 16 нчы аерым полкында хезмәт иткән. Гомумән, Совет Армиясенә ул җиде ел гомерен багышлаган. Чехословакиядә, Австриядә, Венгриядә булган... Безнең Совет гаскәрләре әлеге илләрне фашист илбасарларыннан азат итеп кенә калмыйча, җиңү маеннан соң, шәһәрләрне җимереклекләрдән арындыруда да катнаша.

Туган ягына кайткач, Инком Абдуллин гаилә корып җибәрә. Тормыш иптәше белән алар, пар канатлар булып, озын гомер кичерәләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, тормыш юлдашы бу якты дөньяны инде ташлап киткән. Ветеран бүгенге көндә улы һәм килене белән яши.

- Бабай бәрәңге бакчасына чыгамы соң?

- Әлбәттә, - дип шаярып җавап бирә улы. – Бакча тулысынча аның өстендә.

Ничек кенә булмасын, ветераныбыз әле үзен егетләрчә тота! Йөз яшькә кадәр яшәргә дә яшәргә әле аңа. Кыскасы, аны котларга район җитәкчелеге вәкилләре бер генә тапкыр килмәс, мөгаен. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, күп кенә медальләр иясеннән (алар арасында «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале дә бар) бәлки без дә яшәргә көч, дәрт алырбыз.

Ветеранны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Ильяс Закуанов котлады. Изге теләкләрен юллап, ул юбилярга Мәскәү Кремленнән котлау хаты һәм район исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

Роза ӘХМӘДИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев