Йорт җиһазлары районда җитештерелә
Элеккеге Октябрьский базасы урынында эшләп килүче Урыссу сәнәгать паркы биләмәсендәге җитештерү төрләренең берсе — йорт җиһазлары эшләп
«Парадайз» җәмгыяте җитәкчесе Вячеслав Гребенкин белән әңгәмә барышында биредә офис, ванна, алгы бүлмәләр өчен, ашханә гарнитурлары, шкаф-купе кебек сыйфатлы җиһазлар җитештерелүе ачыкланды.
— Әзер продукцияне сату эше ни рәвешле башкарыла? — дип сорыйм Гребенкиннан.
— Нигездә сәүдә йортлары аша сатабыз, — дип җаваплый ул. — Аерым алганда, күрше Октябрьскийда безнең җиһазларга ихтыяҗ зурдан. Сыйфатлы җиһаз белән танышырга өлгергән райондашлар да читтә калмый. Кулланучы үлчәмнәре буенча ясыйбыз. Җиһазларны җитештерәбез генә, сәүдә мәйданнарыбыз юк. Бу исә безгә бәяләрне базарныкына карый түбәнрәк дәрәҗәдә саклау мөмкинлеген бирә. Кулланучылар бәя-сыйфат нисбәтен яхшы аңлый, безгә тугрылык саклый.
Ассызыклап үтик, «Парадайз» җәмгыяте җитештергән җиһазлар буяулы, югары ялтыравыклы. Монда тулы җитештерү циклы үзләштерелгән.
— Урыссу сәнәгать паркында ничәнче елдан бирле эшлисез?
— 2016 елдан, сигезенче ел, димәк. Беренче хезмәткәрләребез — элеккеге ГРЭС эшчеләре. Әле булса бездә эшлиләр. Җиһазларга ихтыяҗ бар, җитештерүне киңәйтү максатка ярашлы, дигән сүз. Моның өчен эшче куллар кирәк, билгеле.
— Өйрәтелгән, тәҗрибәсе булган эшчеләрдер, мөгаен. Урамнан, теләсә кемне дигәндәй җитештерүгә кертмисез лә инде…
— Эш шунда ки, теләге булганнарның барысын да алабыз. Ярдәм итәбез, өйрәтәбез. Хезмәт хакы яхшы. Күләмле җитештерү шартларында тагы да югарырак булырга мөмкин. Район җитәкчелеге безгә җитештерү биналары төзү өчен җир дә бүлеп бирде. Ләкин киңәер өчен эшче куллар кирәк. Бүгенге көндә җиһаз цехында тугыз кеше исәпләнә, гамәлдә 18 кеше таләп ителә. Шуңа күрә дә кадрлар кытлыгы ярыйсы сизелә…
Цехка керүгә, борынгыча шкаф күзгә ташлана. Бу пилотлы проект дип атала. Киләчәктә биредә яңарту-төзекләндерү эшләре белән дә шөгыльләнергә ниятлиләр. Бабайның яраткан, тик күптән эштән чыккан кәнәфиенә яки дәү әни комодына заманча сулыш өрү, дигәнне аңлата бу. Җиһазның тышкы ягын сыйфатлы буяу өчен Алена исемле югары дәрәҗәле белгеч җәлеп ителгән. Ул, сүз уңаеннан, Урыссу ГРЭСының элеккеге хезмәткәре. Әлеге эштә тагы буш урын бар. Вячеслав Гребенкин билгеләп үткәнчә, җиһаз цехы ике сменада эшли алыр иде — заказлар бар, хезмәткәрләр генә җитешми.
Роза Искәндәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев