Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде

Бүген район советы рәисе, район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин җитәкчелегендә Ютазы район советының чираттан тыш IV чакырылыш утырышы узды.

Утырыш эшендә депутатлар, район прокуроры, район башкарма комитеты җитәкчесе, дәүләт һәм көч структуралары җитәкчеләре, палата рәисләре, бүлек башлыклары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Утырышта ике мәсьәлә каралды. 2022 елга һәм пландагы 2023, 2024 елларга физик затлар кеременә салымнан Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативы белән муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотация алыштыруны килештерү турындагы мәсьәлә буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Руфия Мөхәммәтова чыгыш ясады.

Икенче мәсьәлә - районның ун авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү буенча район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Лилия Галимҗанова чыгыш ясады.

- Кагыйдәләргә без Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча үзгәреш кертәбез. Шәхси торак төзелеше өчен җир участогының минималь күләме 1000 квадрат метр (10 сутый) тәшкил итәчәк. Бу яңа  җир участокларына гына кагыла, - дип ассызыклады ул.

Теманы дәвам итеп, район башлыгы депутатларның игътибарын  районда җир төзү өчен җирләрнең аз булуына юнәлтте. “Солнечный” микрорайонында соңгы участоклар сатыла. Урыссу бистәсе читендәге буш мәйданнарда саклау зоналары күп. Ничек кенә булмасын, район җитәкчелеге, районда торак тапшыру туктатылмасын өчен, мөмкин булган барлык вариантларны да эзли, дип билгеләп үтте Аяз Шәфыйгуллин.

Депутатлар барлык мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул итте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев