Ирек Салихов коммуналчылар һәм урыссулылар белән очрашты
8 сентябрь – алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау көне кысаларында, бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов Ютазы районы яшәүчеләре белән очрашуын дәвам итә.
Бүген ул район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина озатуында районның торак-коммуналь предприятиеләре коллективлары белән күреште. Очрашуны башлап, Светлана Петровна район тормышында бара торган төзелеш һәм капремонт эшләре белән таныштырды. Ул агымдагы елда республика программалары буенча алган йөкләмәләрне тулы күләмдә үтәп чыктык дип белдерде.
Кунак – Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов үз эшчәнлеге турында сөйләде һәм коммуналчылардан наказлар кабул итәргә әзер булуын әйтте. Аларның гозерләрен берләштереп, Светлана Самонина күп фатирлы йорт подъездларының, ишек алларының капиталь ремонтка мохтаҗ булуын, балалар уен мәйданчыклары таләп ителүен хәбәр итте.
Беренче узган чарада яңгыраган наказларны Урыссу бистәсенең Чкалов урамының 35 санлы йортта яшәүчеләр белән барган очрашуда тагын бер кат кабатладылар. Һәм, чыннан да, алар Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның игътибарын күп фатирлы йортларның фасадларын, подвалларны җылытуга, подъездларга ремонт таләп ителүенә җәлеп итте. Яшәүчеләр сөйләп кенә калмады, алар башкала кунакларын йортларга чакырды һәм вәзгыятьне чынбарлыкта күрсәтте.
Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев