Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Исерек шофер аркасында юл һәлакәте булды

9 август көнне 17 сәгать 15 минутта «Азнакай — Ютазы — М5» автоюлының 41 чакрымында «Мерседес-бенц» автомобиле йөртүчесе — Урыссу бистәсендә яшәүче 31 яшьлек ир, Әбсәләм авылы ягыннан ТБОга таба хәрәкәт иткәндә, төп юлдан килүче «Skoda-rapid» автомобиленә юл бирмәгән.

Нәтиҗәдә, машиналар бәрелешкән. «Skoda-rapid» автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры зыян күргән, алар юл-транспорт һәлакәте урыныннан төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән Бөгелмә шәһәре хастаханәсенә озатылды.


Юл-транспорт һәлакәтләрендә кешеләр зыян күргән яки һәлак булган очракта, юл-транспорт һәлакәтендә катнашучы шоферлар һәлакәт урынында яки медицина оешмасына китерелгәндә, мәҗбүри медицина тикшерүе уза. 


Юл-транспорт һәлакәте урынында медицина тикшерүе үткәргәндә, «Мерседес-Бенц» автомобиле йөртүчесе транспорт чарасын исерек хәлдә идарә иткәнлеге ачыкланды. Аңа Рәсәй Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе, 1 өлеше буенча административ материал төзелде.

Транспорт чарасы «Бөгелмә» Юл хәрәкәте иминлеге җәмгыятенең махсус тукталышына китерелде. 
Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар!


Августның беренче 7 көнендә генә дә Ютазы ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүче 4 шоферны ачыклады, аларның берсе исерек хәлдә кабаттан идарә итүче (аңа карата Рәсәй Федерациясе Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе, 1 өлеше буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә). 


Руль артына исерек килеш утыруга каршы көрәш Дәүләт автоинспекциясенең өстенлекле бурычы булып кала. Онытмагыз: юл хаталарны кичерми, үзегезне һәм янәшәдәгеләрне куркыныч астына куймагыз! 


Марс Гәрәев, Ютазы ЮХИДИ идарәсе башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев