Хокук саклау органнарына ярдәм сорап, кыздыргыч эчемлекләрне кулланырга яратучылар башбашталыгыннан зыян күрүчеләр генә түгел, спиртлы эчемлекләрне "салырга" хирыс затлар үзләре дә мөрәҗәгать итә. Күптән түгел полициядә шундый очракларның берсе теркәлгән.
Утыз дүрт яшьлек Урыссуда яшәүче хатын-кыз полициягә үзенең Ютазы авылында югалткан кәрәзле телефонын эзләүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иткән. Аның мобильнигын кызмача килеш югалтуы ачыкланган. Шулай итеп, спиртлы эчемлекләр куллану кешенең холкына гына начар тәэсир итеп калмый, аның хәтерен югалтуына да сәбәп була икән.
Нет комментариев