Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Искә алыйк, оныта күрмик.

Буранлы,карлы,ачы җилле кыштан соң кояшлы язның килүен кем генә көтми икән?

Язлар җитсә тегене эшләрмен,моны яңартырмын, шулай эшләрбез әле алла бирсә , дип меңләгән планнар , яңа идея - теләкләр исемлеге инде әллә кайчан төзелеп куелган .Яз - яшәү дәртен арттыручы ,бар дөньяны сафландыручы , янып-көеп хисләндерүче һәм гомүмән, тормышка яңа күзлектән карарга өйрәтүче ел фасылларының берсе. Карга һәм сырчык бураннары , авыл урамнары буйлап агучы гөрләвекләре ,ташкын булып ургучы ташулары белән апрель аеның узып китүе сизелми дә.Ак чәчәкле ,җиңү алып килүче май аенда үткәннәргә битараф булмаган һәркем кабаттан йөрәк яраларын яңартып изге Ватаны өчен шаһит киткән якыннарын , миллионлаган Совет кешеләрен искә алалар.Без барыбыз да тыныч тормышыбыз өчен алар каршында бурычлы.

Ташкичү авыл җирлегенә кергән авыллардан, 1941-1945 елларда, күкрәп иген үскән кырларын, саф сулы чишмәләрен, аяз-зәңгәр күкләрен фашист илбасарларыннан саклар өчен 282 асыл ир-егетләребез яуга чыгып киткән .Шуларның 139 чит өлкәләрдә мәңгелеккә күзләрен йомганнар.Исән кайтканнары алган яраларыннан сызланып ,күңел җәрәхәтләреннән хәсрәтләнеп берәм-берәм бакыйлыкка китә тордылар. Бүгенге көндә Кече Урыссуы авылында соңгы сугыш ветераны Мәгъдәнур Нигъмәтулла улы Юсупов, балаларының кадер-хөрмәтен күреп гомер кичерә.Бөек Җиңүнең 73 нче язын каршыларга җыенган көннәрдә Кече Урыссуы мәктәбенең Яшь Армиячеләр отряды, җирле ветераннар советы рәисе ,авыл активы белән берлектә Мәгъдәнур абыйда кунакта булып кайттык.Без барганда хөрмәтле ветераныбызның җомга намазын укып бетергән вакыты иде.Әле быел гына өйдә , моңа тиклем мәчеттәге бер генә чараны да калдырмаган 93 яшен ваклаучы аксакал. Сугыш башланганда колхозда хезмәт иткән егеткә 1943 елда повестка тапшыралар, Бөгелмәдә отрядларга туплаганнан соң ,Монголиягә юллыйлар, землянкаларда яшәп , өйрәнү курсларын узалар.1944 елда дала атларын вагоннарга тояп фронт линиясенә таба юнәлгәндә ,поезд һәлакәткә юлыга.Вагон астында калып Мәгъдәнур абыйның аяк-кулы сына һәм госпитальгә җибәрелә.Ярты елдан соң ,24 нче гвардейский минометный дивизиягә юлланыла. .Көньяк Пруссия дә Данциг шәһәрен алуда,Германияне азат итүдә катнаша. «За победу над Германией», «За боевые заслуги» медальләре белән бүләкләнә.1946 елның декаберендә сугыштан кайткач , икенче көнне үк колхоз бригадиры тимерче урынына эшкә чыгарга куша .Җиң сызганып тир түгә ,40 ел эш стажы булган хезмәт ветеранының «Хезмәт Кызыл Байрагы » ордены да бар.Мондый бүләкне юкка гына бирмиләр.Мәгъдәнур абыйның сугышка киткән,күргән вакыйгаларын искә төшерттек, яшь буынга теләкләрен тыңладык.Укучылар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.Җөмһүриятебезнең җитәкчелеге тарафыннан җибәрелгән күчтәнәч- посылканы тапшырып ,саубуллаштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев