Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Каразирек җирлеге халкының тырышлыгы бәхет китерә

Иске Каразирек авылына килеп керүгә үк сине каршы алучы шәхси бакчалардагы әрдәнәләп өеп куелган печән төргәкләре колхоз эскертләрен хәтерләтә.

Гомер бакый ишек алды тутырып мал-туар, кош-корт асрап яшәүче Котловскийлар династиясен Иске Каразирек авылының хәлле гаиләләрнең берсе дип курыкмыйча әйтергә була. Иске Каразирек авылында агропредприятие таркалып, эш урыннары калмагач, Эльмира һәм Илгиз Котловскийлар шәхси ярдәмче хуҗалыкларын тагын да киңәйтергә, үз көннәрен үзләре күрергә карар итә - күп балалы гаилә 2011 елда җиң сызганып үз ихатасында механизацияләнгән терлекчелек торагы тергезүгә алына. Аларга республиканың "Гаилә фермасы" программасы да ярдәмгә килә. Яңа абзар төзелешен тәмамлап, аңа аяк басканда бу тәвәкккәл һәм тырыш гаилә сыер малын 17 башка җиткерергә, симертүгә куелган терлек малын да ишәйтергә өлгергән була. Хәзерге вакытта аларның фермаларында 170 баш мөгезле эре терлек асрала. Әлбәттә инде, беренче мәлдә терлек азыгы тупланган 18 гектар пай җир дә җитми - сөрүлекләр дә киңәйтелә.

Соңгы арада Котловскийлар савым көтүенең нәселен яңарту өстендә эшли - узган елны район җитәкчелеге ярдәме белән "АгроМир" җәмгыятеннән 15 баш нәселле тана сатып ала, берникадәрен үз көчләре белән юнәтә. Көн саен 500-550 килограмм сөт белән базарга чыгучы гаиләнең август аенда тагын 20 баш танасы артым китеречәк. Котловскийлар маллар симертү белән дә шөгыльләнә.

Гаилә фермасы әгъзалары белән күрешкән көнне алар җән-фәрманга терлек азыгы туплый иде. Шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерүгә алынган чорда бердәнбер көпчәкле тракторы булган хуҗаның бүген инде машина-трактор паркы да ныгый төшкән - тракторлар саны бермә-бер арткан. Әле быел гына да алар лизингка тагын бер өр-яңа корыч "ат" сатып алганнар. Котловскийлар бөртекле культураларны урып-суктыруны да оешкан төстә алып бара. Шунысы мөһим, алар кырчылык тармагындагы бөтен эшне, кайбер техника инде "картаеп" баруга карамастан, үз көчләре белән башкара. Арыш, тритикале, арпа - бөртеклеләрне урып-җыю эшләре белән беррәттән, көзге чәчү өчен дә туфрак хәзерләнә. Тиздән Котловскийларга республиканың "АгроИдея" җәмгыяте аша бүлеп бирелгән тагын бер пресс-җыйгыч кайтып җитәргә тиеш. Саламны җыюда ул безгә зур ярдәм булачак, дип ышана Илгиз.

Авырлыклар - чыныктыра

Быел егерменче сезонын мөстәкыйль рәвештә уракка төшкән фермер Фирдәүс Гафиятовның хезмәт юлында төрле чаклар була.

Үзләренең пай җирләре өстенә авылдашларыннан да арендага җир кишәрлекләре алып, 1998 елда фермер хуҗалыгы оештырган Гафиятовка, эшен башлап җибәргән мәлне, хәтта икмәген салырга амбар җитмәгән көз дә була. Тик ул югалып калмый. Басу уртасында тирән итеп чокыр казый, аның төбенә палиэтилен җәя һәм комбайн бункерларын шунда бушаттыра. Бераздан ул бөртекне элеваторга озата. Тора-бара төзелеп бетмәгән бер бина сатып ала һәм аны ашлык амбары итеп оештыра.

Күптән түгел генә 60 яшен тутырган Фирдәүс Гафиятов өчен яраткан эше - бер бәхет булса, берсе - агроном, икенчесе - ветеринария табибы һөнәрләрен сайлап, аның белән иңне-иңгә куеп яшәүче улларының янәшә булуы - әйтеп бетергесез зур бәхет. Бүген алар тормыш йөген бергәләп тарта.

Кырчылыктан эшен башлап җибәргән Гафиятовлар хәзер инде терлекчелек тармагында да тулы кыйммәтле эш алып баралар. Быел ферма торакларның берсенә республика программасы кысаларында капиталь ремонт ясауны күздә тоталар. Бүген 170 баш мөгезле эре терлек тәрбияләүче Гафиятовлар 70 баш сыер савалар, халыктан сөт җыялар, чималны Ульяновск шәһәрендә урнашкан эшкәртүчегә саталар. Нәселгә таналар үстерәләр, үгезләр симертәләр. 800 гектардан артык сөрүлекләре булган әлеге фермер хуҗалыгы өчен дә бүген кызу эш көннәре - бер кырда терлек азыгы туплау барса, икенчесендә - урак. Дөрес, техника паркы бик үк яңа түгел, хуҗалар үз көче белән сатып алган трактор һәм комбайннар да искереп бара, әмма Гафиятовлар һәр төрле проблеманы чишү юлын киңәшләшеп таба - тормыш арбасын бергәләп тарткач, ул җиңелрәк тәгәри ди алар.

Халык матурлыкка омтыла

Иске Каразирек авыл җирлегендә яшәүче кешеләр аны хәтта үз куллары белән тудыралар.

- Безнең авылда элек-электән үк хезмәт сөючән, бердәм халык яши. Кайсы гына ихатаны алма, һәркем - олысы һәм кечесе хезмәт белән уздыра вакытын. Авылдашлар мал-туар, кош-кортны ишле асрый, умарта һәм теплица тоталар, яшелчә, җиләк-җимеш бакчаларын урап чыкмалы түгел, - дип сөйли горурланып Яңа Каразирек авыл клубы мөдире генә түгел Зөлфия Гафиятова.

Аның әйткән сүзләрен раслап, күзебез бер ихата буендагы әкияткә тиң почмакка төште. Әлеге матурлыкны - кул эшләре күргәзмәсенә куярга тиң булган җил тегермәне белән коены, алар белән янәшә урнашкан чәчәк түтәлләрен, сурәтләр төшерелгән капка-коймаларны Гобәйдуллинар гаиләсе тудырган. Иске Каразиректә яшәүче Нәфыйковларның ихатасында, гомумән, күзләр камаша - хуҗалар үз куллары белән утырткан күп санлы чәчәкләр, тудырган архитектураның кече формалары ял зонасы гына тудырып калмаган, алар чын-чынлап могҗизалар илен хәтерләтә.

- Безнең Иске Каразирек авыл җирлегендә халыкка тулы кыйммәтле тормыш белән яшәү өчен бөтен шартлар да бар. Юлларыбыз төзек, утларыбыз яна, башка төрле төзекләндерү эшләре алып баруда район җитәкчелеге ярдәме белән беррәттән, без республика программаларыннан да киң файдаланабыз, - дип сөйли Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев. - Иске Каразирек авылының төп күренекле эшләренең берсе - ул халыкның шәхси ярдәмче хуҗалыгын тергезеп, үстереп, шуның бәрабәренә мантып яшәве. Авылдашлар мал-туарны ишле асрый - әлеге күрсәткеч буенча безнең җирлек районда беренче урынны яулый. Сыер санын киметмичә, сөт җитештерүне арттырган хуҗалыклар узган елда район башлыгы Рөстәм Нуриевның да хуплавын тойды. Саткан сөт күләменә карап, алар район бюджетыннан субсидия алды. Әйтергә кирәк, арада 20 мең сумга кадәр матди ярдәмгә ия булган гаиләләр бар, - дип билгеләп узды Вәлиев.

Әлеге кызыктыру чарасы, әлбәттә, халык тормышында эзсез югалмады - 2016 елда сыер саны 293 баш булса, быел ул 304 башка җитте. Узган елда республика программасы буенча Иске Каразирек авылында тергезелгән ветеринария пунктында район җитәкчелеге инициативасы белән быел оештырылган ясалма орлыкландыру пункты да шәхси ярдәмче хуҗалыкларны тагын да үстерү юлында зур бер этәргеч булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев