Иске Каразирек авылы мәдәният йортында балалар өчен Яңа ел тамашасы күрсәтелде
Әкият геройлары бу көнне рәхәтләнеп балалар белән бәйрәм итте.
Аю ролендәге Илфира апалары Гарифуллина, Куян ролендә Гүзәл апалары Мөхлисова, Сарык ролендә Флүзә апалары Карипова, Төлке ролендә Дамира апалары Кашапова,Убырлы ролендә Мәккә апалары Хаҗиева, Шүрәле ролендә Розалия Мөхәммәтҗанова уйнаган әкият геройлары балаларны әкият дөньясына алып керде. Кыш бабайны оста итеп Илнар Котловский, Кар кызын Айгизә Гарафиевалар башкарды. Уеннарны балалар бик зур дәрт белән уйнады, "Кайнар бәрәңге", "Ачык авыз", "Итекле" уеннары аеруча ошады. Бәйрәмдә кунак кызлары да бик теләп катнашты, Ильясов Салих абыйның оныгы җырлаган җырны барыбыз да бик яратып кабул иттек. Кечкенә дусларыбыз үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, яшь талантлар үсүенә куанып саубуллаштык, әле каникуллар дәвам итә, балаларны үзебез ясаган кар шәһәрчегендә уйнарга көтеп калабыз.
Мәдәният йорты директоры Мәккә Хаҗиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев