Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мал саны буенча беренчелекне бирмиләр: Иске Каразирек авылында халык җыены узды (фоторепортаж)

Иске Каразирек авылында район башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчелегендә узган халык җыены җирлек башлыгы Рамил Вәлиевның узган елга нәтиҗәләр чыгаруы белән башланып китте.

Районыбызның үзәгеннән иң ерак урнашкан җирлекләрнең берсе булуына да, авылда ныклы колхоз юклыгына да карамастан, каразиреклеләр матур итеп эшләү һәм яшәүләрен дәвам итәләр. Берсеннән-берсен уздыра-уздыра йортлар салалар, мал санын үрчетәләр. Узган отчет елында да Иске Каразирек җирлеге халкы мөгезле эре терлек санын 49(!) башка арттыруга ирешкән. Шуларның 293 башы савым сыерлары. Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан авыл җирендә савым сыеры һәм кәҗәсе булган хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән һәм малның баш санын саклап калу максаты белән алынган субсидиягә өстәп район бюджетыннан өстәмә субсидия алуга ирешкән бердәнбер авыл булып торган Иске Каразирек җирлегендә яшәүчеләр район башлыгы Рөстәм Нуриевка чын күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Әйе, арада субсидияне алмаган кешеләрнең ризасызлык белдерүчеләре дә булды, әмма җирлек башлыгы халыкка яхшылап аңлатып, 2015 елның октябреннән 2016 елның октябренә баш санын арттыручыларга гына бирелүен әйтеп узды.

- Авыл җирлекләрен яктырту программасы нигезендә җирлеккә 500 мең сумга 38 урам уты куелды, һәм шулай ук республика программасы нигезендә модульле ветеринария пункты ачылды. Әлеге пунктның нәкъ менә безнең авылда куелуның сәбәбе булып җирлектә мал саны күп булу тора, - дип билгеләп узды җирлек башлыгы Рамил Вәлиев.

Лейкоз авыруыннан малларга кадала торган вакцина ни өчен бер инә белән кадала? - дигән сорау каразиреклеләрне борчуга салган. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфирт Хәйретдинов әлеге сорауга ачыклык кертте һәм алга таба шундый сорау килеп туган очракта кичекмәстән үзенә хәбәр итәргә кушты.

Район башлыгы үзе дә бүләксез килмәгән булып чыкты. Җирлек территориясен тәртиптә тоту өчен Рамил Вәлиевка печән чапкыч (триммер) бүләк итте, ә гаиләләрендә бишәр баш савым сыеры асраучы ике гаиләгә савым аппаратлары тапшырды.

Вакыйга урыныннан фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев