Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Каразирек авылында инвалидлар ункөнлеге бара

Авылыбызда инвалидлар ункөнлеге бара. Чирне аны беркем дә теләп алмый, сиңа ходайдан күрергә язган икән күрми калалмыйсын. Күрәчәкне күрми гүргә керми дигән әйтем дә нәкъ менә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр хакында кебек.

Без, мәдәният хезмәткәрләре, шушы бәйрәмне клубта үткәрдек. Кечкенә генә булса да үзебез пешергән камыр ашларыннан табын әзерләдек. Чакырылган кунакларыбыз да буш килмәде. Аларның күңеленә хуш килердәй җырлар җырладык, тормыш- көнкүрешнең гүзәллеген тасвирлаган шигырьләр укыдык. Мин чирлим дип тормадылар, үзләренең дә сәләтләрен күрсәттеләр. Фәндисә апа Хәйбуллина җырлап та такмакмаклап та күрсәтте. Гөлнур Карипова да кызыгып китте, ул да бик матур итеп җырлап бирде. Чәй табыны артында бик озак утырдык, тормыш хәлләре турында, дару үләннәре турында сөйләшеп алдык. Аларга исәнлек- саулык теләп озатып калдык. Әле чараларыбыз дәвам итә, клубка килә алмаган авылыбызның мәдәни чараларында актив катнашкан Зәримә апа Калимовага, үзебездә эшләп чыккан Маһира апага да өйләренә барырга җыенабыз. Алардагы яшәү дәрте, күңел күтәренкелеге сәламәт кешенекенә караганда күпкә артык, без аларга карап сокланабыз, дип хәбәр итә Иске Каразирек авылы мәдәният йорты мөдире Мәккә Хаҗиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев