Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Каразирек җирлеге көннән-көн матурлана һәм төзекләнә

Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиевны авыл мәктәбе янында юл билгеләре кую мәшәкате артында очраттык.

- Узган елларда юларга билгеләрне күп куйдык. Быел барлыгы дүртне урнаштырдык, булганнарын тәртипкә китердек. Күргәнегезчә, мәктәп яныннан уза торган юлга ясалма тигезсезлекләр ясалды, - дип җирлек тормышын бәян итүче Рамил Вәлиев белән авыл урамнарыннан атлыйбыз.
Сүз дә юк, Иске Каразирек урамнары элек-электән чиста һәм пөхтә булды. Матур яшәү теләге халыкның канына шулкадәр сеңгән ки, ул "камчылаганны" да, "прәннек биргәнне" дә көтми - үзе белеп капка төпләрен чүп үләннәреннән арындыра, койма-ихатасын төз тота. "Шулай да иң-иңнәрне атагыз әле?", - дигән сорауга җавап итеп, авыл башлыгының аерып беркемне дә күрсәтәсе килмәде.
- Халык тәртип яратмаган җирдә шундый чиста урамнар булыр иде микән?! - дип горурлык хисен кушып әйтеп узган Рамил Валиев белән шулай да юл чатында шәм кебек төз коймасы, салават күперен хәтерләтеп төрле төскә манылган эскәмиясе белән игьтибарны җәлеп иткән ихата буенда туктамый булдыра алмадык. - Мондый гүзәллекне сез журнал битләрендә дә очрата алмыйсыз.
Авыл башлыгының әлеге сүзләре артыннан Гөлчәчәк һәм Рәфис Нәфыйковлар ишек алдында ачылган хозурлыкны шәрехләү өчен кирәкле сүз табуы бик кыен. Кызганыч, хуҗаларны өйдә очрата алмадык. Мөгаен, бу язмам алар тудырган ишек алды дизайнын сурәтләү белән чикләнгән дә булыр иде. Биредә нинди генә бизәү формасы юк - сафтан чыккан велосипед, чәчәк бәйләмнәренә төренеп, каядыр сәяхәткә чыккан, балалар өчен кызыгы калмаган йомшак ат та кайдадыр рәнҗеп ятмый: арбасына гөлләр утыртып, матурлык дөньясына юл алган. Зәвык белән эшләнгән таган, аның янында кәнәфи-атынгычлар, бассейн, беседка, шашлык кыздыру урыны... Адәм баласында никадәр фантазия, күпме көч һәм теләк! Өстәвенә, бит әле Нәфыйковлар абзар тутырып мал-туар да асрый.

Иске Каразирек авыл җирлеге агымдагы елда да мөгезле эре терлек асрау тенденциясен киметмәгән. Киресенчә, быел шәхси ярдәмче ихаталарда тәрбияләнүче мал саны бераз арта да төшкән. Моннан берничә ел элек фермер Котловскийлар ихатасында халык мәнфәгатьләрен кайгыртып урнаштырылган танк-суыткыч аша шәхси хуҗалыктан җыелган ике тоннадан артык сөт суынып чыккан көннәр бар. Ә гомумән алганда, җирлектә тәүлегенә өч тонна чимал җыела.
- Бездә халык, чынлап та, шәхси хуҗалыгын төп ярдәмчесе итү өчен бер генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмый. Ишле мал тотучыларга абзар төзүдә ярдәм күрсәтүче республика программасы буенча былтыр Зәйтүн Нәбиев өр-яңа абзар төзегән булса, быел бу программага дүрт гаилә кушылды: Рәис Нуруллин, Земфир Мөхәммәтҗанов, Айрат Килдеяров, Наил Сабитов хәзерге вакытта өр-яңадан абзар тергезү белән мәшгуль, теләк белдерүчеләр тагын бар, - дип билгеләп узды җирлек башлыгы.
Модульле ветеринария пунктлары төзүне максат итеп куйган республика программасының быел Иске Каразирек авыл җирлегенә килеп җитүе, әлбәттә, урынсыз түгел. Ишле мал белән үз тормышын алып баручы халыкка һөнәри ярдәм даими рәвештә кирәк. Иске Каразирек авылы уртасында кыска вакыт эчендә калкып чыккан объектның үтәп бетерәсе эчке һәм тышкы эшләре генә калган һәм моның өчен кирәк булган бөтен материал хәстәрләнгән. Иң мөһиме, каразиреклеләрнең үз докторлары бар һәм ул бүгеннән җиң сызганып эшкә керешергә әзер.
Хәер, әлеге вакытта җирлектә тергезелүче объект берәү генә түгел. Узган хуҗалык елына йомгак ясала һәм агымдагысына план билгеләнә торган җыенда Яңа Каразирек халкы үз авылларында медицина пункты булмау проблемасын күтәреп чыккан иде. Тимерне кызуында сугарга күнеккән халык бу сорауны озын тартмаларның берсенә салмаган. Алай гына да түгел, алар, ярдәм сорап, чиновниклар бусагасын таптап, вакытны заяга уздырмаска, ә бу эшкә үзләре алынырга булган. Үзләренең ревизия комиссиясен төзегәннәр. Ихата саен акча җыеп, төзелеш материалы сатып алганнар һәм кайчандыр башлангыч мәктәп булган бинаны үзгәртеп кора башлаганнар. Подрядчыларны да читтән ялламаганнар, үзләренең оста куллы ир-егетләрен җәлеп иткәннәр. Бүгенге көнгә биредә шактый эш башкарылган. Авыл халкының уң кулына әверелгән Зөлфия Гафиятова бу эштә дә оптимистлыгын югалтмый.
- Башлаганбыз икән, без аны бергәләр ерып та чыгачакбыз. Бездә иң матур фельдшер пункты булачак, - дип елмайды ул.
Урамнарының киңлеге һәм чисталыгы, йорт-ихаталарының берсеннән-берсе төзеклеге белән күзләрне иркәләүче Яңа Каразирек авылында килбәтсез бина була да алмый. Зәвык белән яшәүче Ильясовлар, Гобәйдуллиннар, Вәлиевлар, Исламовлар һәм башка бик күп гаиләләр үз авылларының районда иң төзек торак пункт булып инде озак еллар танылып килүенә зур өлеш кертә. Авылда кул эшләре осталары да яши. Әйтик, чалыштырып, ягъни "крестиклап" чигүче Әлфия Рәкыйпова, сәйләннәрдән могҗизалар тудыручы Эльвира Исламова, бәйләм бәйләүче Рәсимә Әхмәтованың кул эшләреннән күргәзмә оештырырлык, дип сөйли авылдашлары өчен горурлык хисләре кичереп Зөлфия ханым. Авылның төзек тормышына "Карлыгач" балалар бакчасы коллективы да үз өлешен кертә. Ә инде Яңа Каразирекнең йөз еллык юбилее хөрмәтенә авыл уртасында калкып чыккан ял паркы, гомумән, әллә каян нур сибеп тора. Аның территориясендә урнаштырылган уен мәйданчыгыннан балалар өзелми, халык олуг датаны мәңгеләштереп утырткан күп санлы наратларны да кайгыртып яши. Агымдагы елда җирлек алып биргән бильярд өстәле халык өчен тагын бер ял урынына әверелгән.
Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев белән торак пунктларны әйләнгәндә, юлларның төзек булуын искәрми калу мөмкин булмады. Бүген чокырларга ремонт ясау бәрабәренә юлларның чагыштырмача тигезләнә төшүендә дә халык өлеше зур икән - Иске Каразирек авыл җирлегендә үзара салым акчасы тулысы белән түләнгән.
- Узган елда җыелып, республика бюджеты хисабына артып кайткан үзара салым акчасы һәм быел халыктан кергән акча тулысы белән Иске Каразирек авылы юлларын ремонтлауга тотылды. Бүгенге көндә эшләп җиткерәсе берничә генә участок калды. 2016 елның үзара салым акчасы бәрабәренә республика өстәп бирә торган финанслар счетка утыру белән бу эшне тәмамлыйбыз, - дип билгеләп узды Вәлиев.
Авыл җирлеге киләсе елда үзара салым акчасын хисабына Яңа Каразирек авылы юлларын тәртипкә салуны күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев