Иске Урыссу авылы зиратлары төзекләндерелә
Узган атна ахырында авылның Роккоссовский урамы артында урнашкан изге йортка тагын бер өр-яңа капка куелды.
Урыссу авыл җирлеге башлыгы Резеда Мөхәммәтҗанова хәбәр итүенә караганда, бу изге эштә халык үзе активлык күрсәткән. Тумышы белән Иске Урыссу авылыннан булган Рифкат Гобәйдуллин акчалата ярдәм күрсәткән. Сәетнур Рәфыйков көче белән тимердән бизәкләп эшләнгән капканы урнаштыруда калган авылдашлар да читтә калмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев