Иске Урыссу балалар бакчасында – кошлар бәйрәме
Иске Урыссу авылы балалар бакчасында "Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз!" дип исемләнгән кичә узган.
Яз җитүгә бар табигать уяна, җанлана башлый. Безнең канатлы дусларыбыз да җылы яклардан туган илләренә очып кайта. Билгеле инде, аларның кайтуы безнең өчен - зур куаныч. Кошлар кайту хөрмәтенә оештырылган бәйрәм кичәсендә балалар кошлар турында бик матур шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды, дип хәбәр иткән Иске Уруссу авылы балалар бакчасы тәрбиячеләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев