Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Урыссу һәм Урал авылларында сабан туе шаулап-гөрләп узды

Иске Урыссу авылы халкы өчен Сабан туе икеләтә бәйрәм белән үрелде. Россия көненә туры килгән милли бәйрәм мәйданга күп санлы кунакларны сыйдырды. Ямьле аланда бәйрәмгә хас уен һәм ярышлар белән беррәттән, җыр-моң да өзелмәде. Авылдашларын Сабан туе белән котларга дип Яр Чаллы шәһәрендә яшәп, иҗат белән шөгыльләнүче композитор һәм җырчы...

Иске Урыссу авылы халкы өчен Сабан туе икеләтә бәйрәм белән үрелде.


Россия көненә туры килгән милли бәйрәм мәйданга күп санлы кунакларны сыйдырды. Ямьле аланда бәйрәмгә хас уен һәм ярышлар белән беррәттән, җыр-моң да өзелмәде. Авылдашларын Сабан туе белән котларга дип Яр Чаллы шәһәрендә яшәп, иҗат белән шөгыльләнүче композитор һәм җырчы Ринат Гобәйдуллин үзенең иҗат төркеме белән кайткан иде.

Икенче көнне, 13 июньдә, халкыбызның сөекле бәйрәме Урал бистәсендә дәвам итте. Сабантуй хуҗаларын һәм кунакларын Кәрәкәшле авыл җирлегеннән район советы депутаты Сәгадәтулла Төхбәтуллин тәбрик итте. Фермер Илдус Нәбиуллин хезмәт алдынгыларын зурлады. Милли көрәш, ат ярышлары, агач атка атланып капчык белән сугышу уеннары бар дикъкатьне үзенә яулады. Кәрәкәшле авылыннан ат җигеп килеп, балаларны мәйдан әйләнә йөрткән Рәмис Латыйпов исә бу бәйрәм иртәсендә бик күп нарасыйларның бәхетле елмаюларын кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев