Иске Урыссу мәктәбе укучылары хәйрия кылган
Иске Урыссу мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Баулы шәһәрендә урнашкан "Гаилә" балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютта булып кайткан.
Сыйныф җитәкчесе Мәүлидә Рәфыйкова сүзләренә караганда, приютка алар шахмат, шашка, домино кебек өстәл уеннары, татлы күчтәнәч төрендә хәярия ярдәме күрсәткән. Укучылар "Иптәшләрчә очрашу" шахмат-шашка турниры уздырган. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм тәмлүшкәләр белән билгеләнгән. Гомумән, бу көнне бер генә бала да татлы призсыз калмаган. Үзара корылган җылы әңгәмә барышында укычылар приютта тәрбияләнүчеләрнең тормышыннан хәбәрдәр булган, аларга үз мәктәпләре турында кызыклы мәгълүматлар җиткергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев