Иске Урыссу мәктәбенең укучысы Гаделшина Ләйсән “Ветеранга котлау” конкурсында I дәрәҗәдәге дипломга лаек булган
Яр-Чаллы шәһәренең 16 санлы "Огниво" Балалар иҗаты үзәге" үткәргән "Ветеранга котлау" Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан регионара открыткалар бәйгесенә йомгак ясалган.
Бәйгедә бөтен республикадан күпләгән укучылар үз көчләрен сынап карасалар, Иске Урыссу мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Гаделшина Ләйсән I дәрәҗәдәге дипломга лаек булган. Укучының җитәкчесе мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зилә Фаздуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев