Иске Урыссу – Яссытугай автоюлы посадкасында өмә
Мондый өмәләр районда беренче елын гына узмый. Моңа кадәр район хезмәтләре вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, Ютазы авылы оешмалары белгечләре берләгәләп Ютазы авылының тимер юл буендагы буй урманны карт агач һәм куаклардан әрчеде.
Хәзер бу урында пирамидаль тирәкләр үсә. Чират башка посадкаларга җитте. Шул сәбәпле бүген, һава торышы уңай торудан файдаланып, авыл җирлекләре башлыклары, Иске Урыссу авылы оешмалары вәкилләре пычкы һәм балталар белән коралланып, Иске Урыссу авылы янындагы посадкага өмәгә җыелды.
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев