Иске Урыссуда – авыл бәйрәме
Бүген Иске Урыссу авылы халкы ямьле җәй узып киткәнче, мәшәкатьле көз җиткәнче тагын бер тапкыр күңел ачып калырга булды.
Мәктәп территориясенә җыелган халыкны үзешчән артистлар сәламләде. Авылның "Сандугач" иҗат төркеме үзенең иң матур җырларын бүләк итте. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән оештырылган бәйрәм төрле уеннар, ярышлар белән аралашып барды. Авыл халкы аякка агач бүкәне бәйләп, көянтәгә чиләкле су элеп ярышка чыкты. Бала-чагага да күңел ачу чарасы җитәрлек булды. Бәйрәмдә беркем дә бүләксез калмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев