Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Урыссу мәктәбендә балалар аш-су серләрен өйрәнә

Технология дәресе программасы кысаларында каралган “Кулинария” түгәрәге Иске Урыссу авылы мәктәбендә быел беренче тапкыр эшли башлаган.

Педагогик коллектив моңа ныклы хәзерлекне махсус кабинет ясаудан башлаган – косметик ремонт узган кабинетка заказ буенча ясалган аш бүлмәсе кайтып урнашкан. Миче булган электр плитәсе сатып алынган. Су җылыткыч та хәстәрләнгән. Ә инде савыт-сабаның ниндие генә юк – тырышып-тырышып табага коймак камыры салучы кызчыклар кулындагы кечкенә чүмеч кенә дә нәкъ менә бәләкәй балалар кулына үлчәп ясаган кебек.

 Кызлар коймак пешерергә йөрәнә. Башта алар чиратлап камырны болгатты. Аның төерләре калмавын ачыклагач, кызган майны чаҗ-чоҗ китереп, сыек камырны табага салды. Әлбәттә, беренче тапкыр эш шома гына килеп чыкмады – кемнеңдер “түгәрәкләре” артык зур килеп чыкты, кемнеңдер, әйләндергәндә, коймагы таба кырыена “сикерде”... Кызларның һәр хәрәкәтен игътибарлы карашыннан ычкындырмаган остазлары Мәүлидә Габбас кызы үз укучыларын шелтәләргә ашыкмады, киресенчә, аларга ярдәмгә ашыкты. Бу хактагы язма белән киләсе атнада дөнья күрәчәк район гәҗите битләрендә танышырга мөмкин булачак.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев