Исәнме, кояшлы Нәүрүз!
Бүген, Кәрәкәшле авылында, мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган “Исәнме, кояшлы Нәүрүз” дип аталган чара узды.
Чарада Кәрәкәшле мәктәбе укучылары һәм укытучылары, авыл халкы катнашты. Бәйрәмгә килүчеләр театральләштерелгән тамаша карады, карга боткасы белән сыйланып, тәмләп чәй эчте, ярминкәдән тәм-томнар сатып алды. Балалар исә төрле ярышларда катнашты, рәхәтләнеп күңел ачты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев