Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы авылында – яңа сыр ясаучы

Рәсилә Сабирова ясаган сырларны бик теләп сатып алалар.

Ютазы авылында яшәүче Рәсилә Сабированы киң профильле белгечләр рәтенә кертергә була.

Ул - чәчтараш, массажчы, кәҗәләр асраучы, сыр ясаучы һәм әле тагын кондитерлык эше белән дә кызыксына башлаган.

Рәсилә беркайчан да өстәмә белем алудан туктамаган. Мәсәлән, эшеннән аерылмыйча, ул техникумда «юрист» белгечлеге алган, аннары массажчы, чәчтараш, хисапчы, сыр ясаучы курсларын тәмамлаган. Иске Урыссу авылында туган Рәсилә Сабирова, асылда, совет чоры кешесе. Урта мәктәпне тәмамлагач, фрезерлаучы булырга укыган һәм берникадәр вакыт күрше Октябрьский шәһәрендәге сәнәгать предприятиеләренең берсендә эшләгән. Соңрак аның хезмәт юлының шактый өлеше Урыссуның руда булмаган материаллар предприятиесе белән бәйле булган. Әмма илнең иҗтимагый төзелешендәге үзгәрешләр җиле аны, ике ул әнисен, тормышка үз карашын яңадан карап чыгарга мәҗбүр иткән. Нәтиҗәдә, ул һөнәрен үзгәртергә карар кылган. Дөресрәге, үз эшен ачарга. Шулай итеп, үз вакытында Урыссу бистәсендә «Зәйнәп» матурлык салоны барлыкка килгән. Әлбәттә, аны төзү җиңел генә бармаган һәм «Кирәкме икән бу?» дигән шикләр еш борчыган. Кирәк, дип карар иткән ахырда. Чөнки балалары өчен җаваплы ул. Балаларына белем бирергә, аларны аякка бастырырга кирәк. Бүген аның уллары инде үз гаиләләрен корган, үз һөнәрләрен тапкан. Хатын-кызга тагын нәрсә кирәк? Бизнесы бар, оныклары бар... Тормыш арбасының тәгәрмәч әйләнешен бераз киметсәң дә була кебек. Ләкин безнең очракта түгел. Рәсилә моның нәкъ киресен исбатлый.

Унбиш ел элек ул үз тормышын яхшы гына ир - Ирек Мусин белән белән бәйли. Бик тиздән үзендә «җир кешесе» булу теләге уяныр дип, Рәсилә башына да китерми. Шулай итеп, ир белән хатын үзләренең яшәү урынын яхшыртырга карар итә һәм яңа йорт төзи башлый. Әлеге йорт бүген Ютазы авылына аерым бер матурлык, күркәмлек биреп тора. Киң күңелле гаилә учагына ир белән хатынның оныклары һәм балалары бергә җыелырга ярата. Әмма озакламый тагын бер борчу килеп чыга – Рәсиләдә аллергия ачыклана.

- Миңа үз хезмәтем буенча төрле буяулар белән эшләргә туры килә, - ди ул. - Билгеле булганча, кәҗә сөте аллергия кебек авырулардан котылырга ярдәм итә. Шулай итеп, бездә Маруся исемле кәҗә барлыкка килде. Ул нибары бер стакан сөт бирә иде. Дөресен генә әйткәндә, безнең аны асрарлык  утар да юк иде әле. Иске такталардан сарайга охшаган корылма ясап куйдык. Ә кәҗә сөте мине, чыннан да,  астманы онытырга мәҗбүр итте. Соңыннан кәҗәнең  икенчесе - дүрт айлыгы  безгә Уфадан килде. Бу инде яхшы Британия токымлы инглиз-нубай йорт кәҗәсе иде. Чынлыкта, аны туган көнемә ирем бүләк итте. Кәҗә бәтиенә Алисә дип иссем куштык. Аннары аңа иптәшкә  Альп токымлы кәҗә алып кайттык. Шулай итеп, кәҗәләребез әкренләп үрчи башлады.

Язмабыз каһарманының ишегалдында булып, без андагы кызгылт, ак, кара, көрән-ак-кара төстәге кәҗәләр һәм уйнаклап йөргән  кәҗә бәтиләренә сокланып кайттык. Белка, Зайка, Карлыгач, Сандугач, Милашка... Кояшлы көнгә шатланып, тавыклар арасында рәхәтләнеп сикергәләгән бәтиләр, хуҗабикәләрен күрү белән аның янына чабып  килде. Ә казлар, бөтен игътибарны үзләренә юнәлтергә теләгәндәй, көчле тавыш белән гаңгылдый башлады. Тик җирдә яшәүче, инде үсеп җиткән тереклек ияләре мамыктай нәни кәҗә бәтиләре, йомшак көчекләр белән ярыша аламы соң инде? Сүз уңаеннан, этләр турында. Кәҗәләрнең горур исемле Казбек дигән сакчы этләре бар. Дөрес, аны, әле бик кечкенә булганлыктан, кәҗә бәтиләреннән аеру авыррак. Әнә ул, койрыгын селки-селки, тыныч кына яткан кәҗә өстенә менеп утырды. Аннары төшеп йөгерде дә тагын кәҗә өстенә менеп “кунаклады”. Ул бөтен кыяфәте белән үзенең кирәклеген күрсәтергә тырыша. Янәсе, таныш булыгыз: "Мин - сакчы, боларның барысын да мин саклыйм». Кәҗәләрнең исә куанып, чабулап йөргән кечкенә маһмайның кыланмышларына артык исләре дә китми. Шушы ягымлы җан ияләрен һушың китеп күзәтәсең дә, күңелдә шундый уйлар туа: монда шулкадәр тигез, дусларча мәхәббәт ки, кемне кем саклаганын шунда ук аңлап та бетерә алмыйсың. Менә шундый дус-тату, күңелле кошлар-кәҗәләр ишегалдында булдык без.

Вакыт узу белән Рәсилә яңа һөнәр үзләштерә. Ул сыр ясау җиһазлары сатып ала һәм төрле сортлы сыр, кымыз әзерли башлый. Ризыкларны Урыссу бистәсе һәм Октябрьский шәһәре базарларында сата. 59 яшьлек Рәсилә Сабирова 50 яшендә үзе машина руле артына утырган. Башта ук шуны әйтергә кирәк: мондый токымлы кәҗәләрнең сөтендә үзенчәлекле тәм һәм ис юк. Кыскасы, бер дигән файдалы эчемлек. Сыр сатып алучылар да шактый икән. Кышлату өчен малларны тулысынча азык белән тәэмин иткәннәр. Ун төргәк печән, өч төргәк карабодай саламы, арпа, солы әзерләп куйганнар. Быел алар Керкәле авылында иске генә йорт сатып алганнар. Биредәге җир кишәрлегенә гаилә башлыгы койма тота башлаган. Теләкләре – үз көтүлекләрен булдырып, җәйге вакытта кәҗәләрне иркендә тоту. Кыскасы, Рәсиләнең эшләнгән эшләре белән мактанып утырырга вакыты юк. Һәр башланган эш белем таләп итә. Ул бу белемнәрне электрон мәйданчыкларда, офлайн-укыту семинарларында теләп ала. Һич арттырусыз шуны әйтергә була, Рәсилә - чын хезмәт кешесе, тормыш тәмен югалтмаган кеше.

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев