Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ютазы игенчеләренә акчалата бүләкләр бирелде

Районда урып-җыю кампаниясе шушы көннәрдә тәмамланачак.

Игенчеләребез матди һәм физик чыгымнар куеп үстерелгән уңышны җыеп алу өчен бар көчләрен куя.


Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Динар Хәкимов комбайнчыларга, машина йөртүчеләргә премияләр тапшырды һәм кыр эшчәннәренә үзләренең изге теләкләрен җиткерде.

Бөртекле, кузаклы культураларны уруда һәм суктуруда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән механизаторлар, шулай ук азык, бөртекле һәм кузаклы культуралар ташучы шоферлар акчалата бүләкләргә лаек булды.


Бөртекле һәм кузаклы культуралар суктыручы механизаторлар:
— Рәмис Галиев һәм Илмир Мәрданшин («Уңыш» җәмгыяте);
— Рөстәм Садыйков һәм Каниф Әхмәтшин («А. Вафауллин» КФХ);
— Мәүзир Латыйпов һәм Линар Әхмәтшин («АгроМир» җәмгыяте);
— Венер Әхмәтҗанов, Рөстәм Абдуллин һәм Марат Галиев (Тукай ис. хуҗалык);
— Рамил Басыйров һәм Данис Гәрәев («И. Нәбиуллин» КФХ).


Бөртекле һәм кузаклы культуралар уручы механизаторлар:
— Марсель Йосыпов (Тукай ис. хуҗалык);
— Наил Гыйльманов һәм Рәсим Әхмәтшин («АгроМир» җәмгыяте);
— Фирдәнис Гәрәев («И. Нәбиуллин» КФХ);
— Нәсим Сабитов («Уңыш» җәмгыяте).


Азык, бөртекле һәм кузаклы культуралар ташучылар:
— Ленар Шәрипов («Уңыш» җәмгыяте);
— Рафаил Мөхәммәтдинов («АгроМир» җәмгыяте);
— Марат Абдуллин («А. Вафауллин» КФХ);
— Илгиз Ильясов («Таң» җәмгыяте);
— Хәлил Ситдыйков (Тукай ис. хуҗалык);
— Зирәк Камалтдинов («Кәрәкәшле» җәмгыяте);
— Әнис Әхмәтов («И. Нәбиуллин» КФХ).


Моннан тыш, намуслы хезмәтләре, авыл хуҗалыгы җитештерүенә шәхси өлеш керткәннәре өчен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:


— Марат Нуриманов һәм Айнур Сәлимшин («Кәрәкәшле» җәмгыяте);
— Александр Потемкин («А. Вафауллин» КФХ).
Роза Искәндәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев