Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ютазы кырларында - яңа дала корабы

«Уңыш» җәмгыяте кырында Доминатор-370 яңа ашлык җыю комбайны тәкъдим ителде.

Исегезгә төшерәбез, хуҗалыкларның техник яктан әзерлеге уракның тиешле вакытка тәмамланачагына шик тудырмый.

Район аграрийлары өчен финанс-хуҗалык елы нинди генә катлаулы булмасын, алар матди-техник базаны яңа техника белән тулыландыру өчен мөмкинлекләр табарга тырыша. Мәсәлән, шушы көннәрдә районга яңа буын Доминатор-370 ашлык җыю комбайны кайтарылды.

Комбайнны киңәйтелгән тәкъдим итүдә республиканың күп кенә районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм белгечләре, шулай ук район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Динар Хәкимов һәм башкалар катнашты. «Уңыш» җәмгыятенең сабан бодае басуында яңа дала корабы беренче сынауны узды.

Җыелучылар Доминатор-370 нең техник күрсәткечләре белән танышты. Комбайнга бәяләмәне Татарстанга һәм илнең башка төбәкләренә чит илләрдән авыл хуҗалыгы техникасын кертү һәм сату белән шөгыльләнүче «Проминтел-Агро» җәмгыяте вәкиле бирде.

- Доминатор-370 комбайны, - дип билгеләп үтте сату буенча директор Роберт Сәлахетдинов, - безнең яңа техника. Ул уртача зурлыктагы комбайн, аңарда ашлык суктыруның гибрид системасы бар. Иң мөһиме, механизатор комбайнны бер сәгать эчендә йөртергә өйрәнә ала. Әлеге модельне республикага әле беренче тапкыр кертүебез. Бүгенге көндә аның иң яхшы техник бәяләмәсен үз күзләребез белән күрергә мөмкин булачак, дип ышанам. Безнең бурыч - көзге һәм язгы культураларны җыеп алу барышында урып-җыю сыйфатына, аның чисталыгына, ашлыкны югалтуларсыз җыеп алу сәләтенә тиешле бәяне алу. Аграрийлар әлеге комбайнны башка комбайннар белән чагыштыра ала.

Район башлыгы җыелучыларның игътибарын комбайнның мөмкинлекләренә юнәлтте, Доминатор-370 нең төрле шартларда  төрле культураларны җыю өчен яраклы булуын ассызыклады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев