Ютазы Сабантуе болытларны таратты
Һәм бу чыннан да шулай.
Чөнки 8 июньдә, хәтерлисезме, яңгыр чиләктән койгандай ишеп яуды. Шуңа күрә авыл җирлекләрендә Сабантуйны 12 июньгә күчерделәр. Ютазы районында исә Сабантуй 9 июньдә узды. Каклы-Күлнең гаҗәеп матур табигате сабан бәйрәмендә катнашучыларны яхшы һава торышы һәм күтәренке кәеф белән каршы алды. Күркәм гадәт буенча район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Андрей Борисов һәм Сабантуй кунаклары делегациясе якты-чагу чатырлар «авылына» килде. Райондагы сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шулай ук авыл җирлекләре тырышлыгы бушка китмәгән. Бу чыннан да иң күңелле һәм матур тамашаларның берсе иде! Кунакчыл хуҗалар бәйрәмгә килүчеләрне җыр һәм шаян сүз белән каршылады, төрле тәм-том белән сыйлады. Шатлыклы елмаюлар, рәхәтләнеп күңел ачулар… Шунысы игътибарга лаек, Сабантуй Русия көне алдыннан узды, районыбызда уңышлы эшләп килүче барлык мәдәни-милли үзәкләр чатырлары чын-чынлап бәйрәм бизәгенә әверелде. Сабантуйны Фатиха догасы белән Ютазы районы үзәк мәчетеннән Нурислам хәзрәт ачты.
Сабан бәйрәме сәхнәләштерелгән зур тамашадан башланды. Республика җитәкчелеге исеменнән ютазылыларны һәм бәйрәм кунакларын Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов котлады. Гадәттәгечә Сабантуйда ихтирамга лаек авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр. Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Андрей Борисов кулында — бәйрәм колгасы, бу исә авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгыларын бүләкләү тантанасы башлануын хәбәрли. Сабантуй байрагын күтәрү хокугы «Кыр батыры-2024», «Вафауллин» КФХ механизаторы Александр Потемкинга тапшырылды. Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, чара кунакларын сәламләп, кыскача районның сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлегенә тукталды, барысына да яхшы ял һәм ярышларда, уеннарда, бәйгеләрдә әүдем катнашып, уңыш яулауларын теләде…
— Чәчү кампаниясе барышында «АгроМир» ширкәте, «Вафауллин» КФХ, «Уңыш» ҖЧҖ иң зур оешканлык үрнәге күрсәтте, — дип билгеләде район башлыгы. — Узган елда районның авыл хуҗалыгы коллективлары тарафыннан 17 мең тонна сөт, 33 мең тонна ашлык, 1533 тонна ит җитештерелгән. Бүгенге көндә районның авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә 11 мең эре мөгезле терлек исәпләнә, шуларның 3280е — савым сыерлары. Халыкны терлекчелек продукциясе белән тәэмин итүдә шәхси хуҗалык ияләре зур ярдәм күрсәтә. Ул хуҗалыкларда өч меңгә якын эре мөгезле терлек асрала, шуларның 1370е — сыерлар. Янә дә чәчү чорында оешкан рәвештә тырыш хезмәт куйган коллективларны билгеләп узарга телим. «АгроМир», «Уңыш», «Вафауллин» КФХ, Тукай исемендәге җәмгыять, «Нәбиуллин» КФХ… Барысына да зур рәхмәт!
Май аендагы озакка сузылган салкыннарга карамастан, үткәрелгән саклану чаралары, яфраклы тукландыру яхшы уңыш алуга өмет бирә.
Район икътисады нигезе булган сәнәгать секторына тукталмый китәлмим. Сәнәгать җитештерүе үсешенә «Электросоединитель», «Урыссу рудалы булмаган материаллар предприятиесе», «Волма-Әпсәләм» җәмгыяте, Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты зур өлеш кертә.
Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәммәсен дә Русия Көне уңаеннан котлады. Татарстан һәрдаим Русиянең зур әһәмияткә ия бер өлеше булды, дип ассызыклады ул.
Сабантуйда авыл хуҗалыгы алдынгылары хөрмәтенә тантаналы бәйрәм йөреше башланды. Иң лаеклы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре — фермерлар һәм крәстиәннәр — тантананың төп геройларына әверелде. Менә алар сафка тезелде — иң уңганнары, тырышлары! Чара барышында район башлыгы аларга Мактау грамоталары тапшырды, җылы рәхмәт сүзләрен җиткезде. Әлбәттә, һәркем әлеге соклангыч хезмәт ияләре өчен чын күңелдән шатлык хисләре кичерде! Район иҗади коллективлары һәм артистлары матур бию композицияләре һәм концерт номерлары белән Сабантуй бәйрәменә ямь-нур өстәде. Янә матур бер күренеш — кыңгыраулы өч ат. Бизәкле экипажларга җигелгән атлар җилдәй алга оча. Мөгаен, күпләр шул арбаларда җилдерергә теләгәндер бу минутларда. Спорт ярышлары, күңелле уеннар, шаян-көлке… Берәүләр келәмдә көч сынашты, икенчеләре үзен гер күтәрүдә, армрестлингта сынады, капчык белән сугышуда, йөгерүдә катнашты. Ә ерак та түгел сарык тәкәсе бәйдә тора. Бәйрәм батырын көтә… Сабантуйга һава торышы да уңай тәэсир итте — кояшлы, игелекле иде ул бүген: бәйрәм вакытында болытларны да таратып җибәрде хәтта.
Ютазы җирендә яшәүче татар, үзбәк, таҗик, әрмән һәм башка милләт халыклары вәкилләре кунакларны җыр-моң, дәртле бию һәм сый-хөрмәт белән каршылады.
Шулай ук бәйрәмдә авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Район Сабантуенда катнашучылар мәйдан каршына куелган авыл хуҗалыгы техникасы — трактор, комбайннарны зур кызыксыну-игътибар белән карады.
Күркәм чара «Сабантуй бәйрәмендә — алдынгылар рәтендә» театр — хореографик композициясе белән ачылды. Композиция ахырында Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллинга чәк-чәк, ә «Сабантуй 2024» колгасы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Андрей Борисовка тапшырылды.
Район мәдәният йорты иҗат коллективларының һәм солистларының, шулай ук чакырылган артистлар: Ранис Габбазов, Гөлия Сәгыйева, Дмитрий Баранов һәм Айнур Гәрәевның соклангыч музыкаль номерлары күңелле бәйрәм мохите урнашуга булышлык итте.
Шул ук вакытта мәйданда барча теләүчеләр өчен спорт ярышлары һәм уеннар башланды. Балалар өчен ярышлар аеруча кызыклы-мавыктыргыч булды — капчыклар белән көрәш, тайгак бүрәнәләр буйлап үтү, күзләре бәйләнгән килеш балчык чүлмәк вату, аркан тарту…
Моннан тыш, Ютазы муниципаль районы Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы ГТО тестлау үзәге «ГТО белән Сабантуй» акциясе үткәрде. ГТО комплексы нормативларын үтәү — балалар һәм өлкәннәр өчен файдалы вакыт уздыру, әүдем ялдан ләззәтләнүнең менә дигән ысулы.
— Нормативларда үзен сынап карарга теләүчеләр бик күп, яхшы нәтиҗәләр дә шактый булды. Афәрин, арытаба да сынатмаска! — дип куандырды ТР Ютазы районы Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы ГТО тестлау үзәге белгече Газинур Гариев.
Көрәш — Сабантуй бизәге
Район Сабантуенда милли көрәш буенча ярышларда балалар да, өлкәннәр дә әүдем катнашты. Батыр исеме яулар өчен барлыгы 24 кеше көрәште. Һәр авырлык категориясендә җиңү өчен каты көрәш барды. Бәйгеләр гаять кызу шартларда барды һәм тамашачыда зур кызыксыну уятты. Ярышлар барышын кызыксынып күзәткән һәм көрәшчеләрне хуплаган җанатарлар шактый күп җыелды.
Милли көрәш буенча ярышларның баш судьясы сыйфатында «Олимп”мәктәбе грек-рим көрәше секциясе тренеры Тимур Борханов хакимлек итте.
Дым-Тамак авылыннан Хәмит Миңнуллин район Сабантуе-2024нең абсолют батыры дип игълан ителде. 50 мең сум күләмендәге бүләкне, шулай ук күптән инде үз җиңүчесен көткән бәрәнне абсолют батырга Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин тапшырды. Ул шулай ук төрле авырлык категорияләрендә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләде.
Эх, җилдәй җитез, шаян-шук атлары да атлары!
Ат чабышлары — Сабантуйның үзенчәлекле бизәге. Җил белән ярышып, оста җайдаклар идарә иткән атлар алга таба омтыла.
Быелгы чабышларда 25 ат катнашты. Җигүле ат чабышында „Нәбиуллин“ КФХ вәкиле Фәндәс Нуретдинов җиңүче дип танылды. Икенче урында — „Таң“ ҖЧҖ вәкиле Рәис Вәлиев, „Әпсәләм“ вәкиле Дамир Ибраһимов — өченче.
Эшче атлар арасында беренче һәм икенче урыннарны „АгроМир“ ҖЧҖнең „Сержант“ һәм „Хәйруш“ атлары (җайдаклары Рәфис Хәйруллин һәм Илназ Мөхәммәтшин) яулады. Өченче урында — Подгорный авылыннан „Сержик“ аты (җайдагы Артур Баталов).
Татар атлары арасындагы ярышларда беренче булып „Таң“ ҖЧҖ җайдагы Азалия Әхмәтвәлиева аты килде, „И.М. Нәбиуллин“ КФХ җайдагы Самад Нәбиуллин, Башкортостан Республикасыннан җайдак Рәмил Насыйров атлары икенче һәм өченче урыннарны „бүлеште“. Саф токымлы атлар арасында беренче урын Башкортостан Республикасыннан „Амонетка“ атына бирелде (җайдагы Максат Амурханов), икенче урында — „Уныш“ ҖЧҖ вәкиле „Сербус“ (җайдагы Илшат Шакиров), өченче урында Биектаудан „Перла“ аты (җайдагы Динар Галиуллин).
Әлеге вакытта Мәскәүдә яшәүче якташыбыз Илдар Әхмәтҗанов инде шактый еллар туган ягы Сабантуена кайта.
— Сабантуй балачактан яраткан бәйрәм бит ул. Шуңа күрә Сабантуйга кайту минем өчен үзе бер йолага әверелде. Биредә мин туганнарым, күптәнге дусларым һәм танышларым белән очрашам, — дип бүлеште Илдар абый.
Юлия ДАВЛЕТБАЕВА
Анастасия МИХАЙЛОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев