Ютазы урманчылары эшкә йомгак ясады
Утырышлар залында Бөгелмә урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы Ютазы бүлекчәсенең 2023 елгы эш йомгаклары, 2024 елга янгын хәвефсезлеге һәм урман культурасы чорына әзерлек буенча киңәшмә узды.
Урманчыларның йомгаклау киңәшмәсе ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров катнашында үтте.
Киңәшмә эшендә Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина, урманчылык һәм урман хуҗалыгының хезмәт коллективлары, районның авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Утырышка килүчеләрне Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин сәламләде.
«Бөгелмә урманчылыгы» һәм «Бөгелмә урман хуҗалыгы» учреждениеләре хезмәт коллективының узган елгы эш нәтиҗәләре белән аларның җитәкчесе -баш урманчы Гөлнара Мөхәммәтханова таныштырды. Ул урманнарны саклау һәм күбәйтү буенча комплекслы эшләрне башкаруга дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләренә тукталды, барлык төп күрсәткечләр буенча мәгълүмат бирде.
— Бөгелмә урман хуҗалыгы 17 111 390 мең сумлык 10612 куб.м агач әзерләде. Барлыгы 379 кг орлык, шул исәптән 59 кг — ылыслы агачлар, 20 кг — каен, 300 кг имән орлыгы әзерләнде. 1 миллион 835 мең данә утырту материалы үстердек, — диде Гөлнара Мөхәммәтханова. — Хезмәткә түләү фонды хисап елында 22195,3 мең сум тәшкил итте. Урман хуҗалыгы буенча уртача хезмәт хакы 39 мең сум тәшкил итә. Урман әзерләү техникасы операторларының уртача хезмәт хакы — 50 мең сум. Урманчылыкка җиткерелгән финанслау тулысынча, максатсыз куллануга юл куймыйча файдаланыла.
Урманны торгызу чаралары 85,4 гектар мәйданда башкарылды, шул исәптән ясалма рәвештә урманны торгызу — 52,4 гектарда, табигый рәвештә — 33 гектарда тәшкил итә.
2023 елда урманчылыкның урман фондында 1576 патруль үткәрелде һәм 14 хокук бозу очрагы ачыкланды. Урман фондына китерелгән зыян 4 348 870 сум тәшкил итә, 4 213 287 сум кайтарылды. Алты очрак буенча алга таба тикшерү өчен беркетмәләр рәсмиләштерелде. Башлыча халык урманнарны законсыз кисү һәм зыян китерү, урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу очраклары өчен җавапка тартылды. Законсыз агач кисү очрагы буенча өч җинаять эше кузгатылды.
2023 елгы һава шартлары зыян салучы ефәк күбәләкләре артуга ярдәм итте: болар кышның җылы килүе, иртә яз һәм эссе җәй. Шуңа күрә биопрепаратларны авиация ысулы белән кулланып, ефәк күбәләкләрен юк итү буенча чаралар үткәрү өчен нигезләмә әзерләү йөкләнде. Көз көне торак пунктлар һәм эчәргә яраклы су чыганаклары янындагы ефәк күбәләгенең йомыркаларын юк итү максатыннан, 300 метр ераклыкта 383,8 гектар мәйданда нефть куллану ысулы белән тиешле чаралар үткәрелде.
Урманчылык хезмәткәрләре янгын куркынычы чорында урманнарны янгыннан саклау буенча чаралар уздырды. Урман хуҗалыгынның һәм арендаторларның янгынга каршы җиһазлары булу-булмавын тикшерү, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр тармагы буенча өйрәнүләр, минеральләштерелгән полосалар сызу (169 чакрым), урман юлларын тикшерү буенча чаралар оештырылды.
Гөлнара Мөхәммәтханова, үзенең чыгышы ахырында, күрсәткечләрнең, башка урманчылыклар белән чагыштырганда, начар түгеллеген, әмма игътибар юнәлтергә кирәк булган мизгелләр булуын билгеләп үтте. Бу тимер юл буенда янгын чыгу очраклары, кадрлар җитмәү. Ул шулай ук Ютазы районы башлыгына республика чараларына бару өчен мәктәп урманчылыкларына һәрьяклап ярдәм күрсәткәне, ә урман хуҗалыгы һәм урманчылык хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, 2024 елга билгеләнгән күрсәткечләргә ирешелер, дигән өмет белдерде.
Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, министр урынбасары Рәис Гомәровка мөрәҗәгать итеп, Ютазы урманчылары өчен барып җитү авыр булган урманнардагы янгыннарны сүндерү өчен махсус техника сорады. Чөнки, Аяз Шәфыйгуллин билгеләп үткәнчә, урман хуҗалыгы район өчен зур әһәмияткә ия, ул муниципалитетның социаль-икътисади үсешенә йогынты ясый.
Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев