Ютазылылар чисталык өчен көрәшә
Район башкарма комитеты утырышлар залында.
«ЭкоЯз»республика бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде.
Тантананы Ык буе территориаль идарә башлыгы Хәлил Мөстәкыймов алып барды.
Җиңүчеләрне котлап, ул торак пунктларда чисталык һәм тәртип урнаштыруда безнең районның алдынгы урында баруын ассызыклады.
- Ел саен Ютазы районы торак пункт биләмәләрен санитар чистарту буенча ике айлыкта актив һәм нәтиҗәле катнаша. Республика халкы үз яшәгән урынын чисталыкта тотсын өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ел саен «ЭкоЯз» республика бәйгесе үткәрә, анда сезнең муниципалитет та актив катнаша.
Ул Ютазы районы буенча экология ике айлыгы саннарын җиткерде. Мәсәлән, 1 апрельдән 31 майга кадәр район халкы тарафыннан 1398 кубометр чүп чыгарылган, 443 берәмлек махсус автотранспорт җәлеп ителгән, җыештыруда 6092 кеше катнашкан, 300 агач һәм куак утыртылган. Болар яхшы күрсәткечләр, дип билгеләп үтте Хәлил Мөстәкыймов һәм киләчәктә дә шундый ук юнәлештә хезмәттәшлек итүгә ышанычын белдерде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина бүлек һәм хезмәт җитәкчеләрен үз эшләрен яхшы башкарырга гына түгел, ә республика дәрәҗәсендә аларны күрсәтә белергә дә өндәде.
Быел Экология бәйгесендә кем җиңде соң? Шулай итеп, «ЭкоЯз-2023» республика бәйгесендә җиңгән өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы дипломнары белән бүләкләнде:
- Хафизовлар гаиләсе (Иске Урыссу) - «Иң яхшы экогаилә» бүлегендә;
- Урыссуның 2нче мәктәбе (директоры Нина Якимова) - "Иң яхшы экомәктәп" бүлегендә;
- Урыссуның 5нче балалар бакчасы (җитәкчесе Гөлнара Хәбибуллина) - «Иң яхшы экобакча» бүлегендә.
Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Роза ӘХМӘДИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев