Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ютазылылар, «Гаилә архивын тапшырыгыз» бәйгесендә катнашыгыз

2016 елның 10 июнендәге «2016-2024 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасын раслау турындагы 395 санлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт архив эше комитеты (алга таба – Татарстан Республикасы Дәүләт архивы) «Гаилә архивын тапшырыгыз» дигән республика бәйгесе үткәрә.

Әлеге конкурс яшь буынга илебез һәм туган як тарихын өйрәнү нигезендә патриотик тәрбия бирүгә ярдәм итү максатыннан Гаилә тарихы объективы аша үткәрелә. Конкурста физик затлар - гаилә архивлары хуҗалары катнаша. Конкурста катнашу бушлай һәм ирекле.
Конкурста җиңүчеләр өчен 20000 сум, 30000 сум һәм 50000 сум өченче, икенче һәм беренче урыннар өчен акчалата премияләр каралган.
Конкурс үткәрү турында нигезләмә, конкурста катнашу өчен кирәкле документлар исемлеге һәм үрнәкләре «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә «ТР Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенең рәсми сайтында урнаштырылган (https://ga.tatarstan.ru/konkursi.htm).
Кызыксындырган барлык сораулар буенча Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев