Ютазылылар талантлы укучыларны алкышлады
Урыссу гимназиясендә районның сәләтле укучыларын хөрмәтләүгә багышланган чара узды.
Биредә, чыннан да, районыбыз мәктәпләрнең иң яхшы укучылары җыелган иде. Район башлыгы исеменнән яшь талантларга һәм аларның укытучыларына район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов изге теләкләрен җиткерде. Республика, бөтенрәсәй һәм халыкара олимпиадалар, спорт ярышлары җиңүчеләре һәм балалар иҗтимагый оешмалары активистлары хөрмәтенә менә шундый тантана уздыру - районыбызның күркәм гадәте. Сәхнәгә бер-бер артлы мәгариф өлкәсендә һәм спорт тормышында лаеклы танылу яулаган балалар һәм аларның остазлары күтәрелде. Медальләр, грамоталар, кубоклар, елмаюлар һәм алкышлар…
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Сергей Абрамов, укучыларны һәм аларның остазларын яулаган уңышлары белән котлап, «Талантлар йолдызлыгы-2021»нең 26 җиңүче һәм призеры булуын, 2022 елда аларның саны 38гә җиткәнен, ә 2023 уку елында сәхнәгә 41 сәләтле укучының күтәрелүен ассызыклады. Димәк, нәтиҗә бар. Рәсәй Федерациясендә 2023 елның Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителүен дә исәпкә алсак, җиңүләрнең кадере тагын да арта. Бүләкләү тантанасы район мәдәният йорты җырчыларының һәм район иҗат коллективларының чыгышлары белән үрелеп барды.
Чара ахырында олимпиадаларда, бәйгеләрдә, конференцияләрдә һәм төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында үзен иң яхшы итеп күрсәткән мәктәп игълан ителде. Шулай итеп, күчмә «Интеллект» кубогын һәм Мәктәп укучылары спартакиадасы җиңүчесе кубогын Урыссуның 3 нче мәктәбе алды. Кубокларны әлеге урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Лилия Таһировага мәгариф бүлеге җитәкчесе Сергей Абрамов тапшырды.
Роза Искәндәр
Тулырак мәгълүмат - «Ютазы таңы» гәзитендә.
Фоторепортаж:http://yutazy.ru/photo/iutazincy-aplodirovali-sozvezdiiu-talantlivyx-ucashhixsias
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев