Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылардан гуманитар ярдәм

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга чираттагы гуманитар йөк озатылды.

Гуманитар йөкне җыюда районның барлык торак пунктлары актив катнашты. Кирәк-яраклар төялгән машина Урыссу бистәсендәге җыю пунктыннан юлга чыкты. Сугышчыларга гуманитар ярдәмне махсус хәрби операция зонасына озата бару «Олимп» спорт комплексы директоры Александр Карпеевка ышанып тапшырылды. Бу игелекле гамәлне ул беренче тапкыр гына үтәми, шуңа күрә посылкалар якташларыбызның һәрберсенә барып җитәчәгенә ышанып була.

Гадәт буенча, районның дини вәкиле, Коръәннән сүрәләр укып, изге теләкләрен җиткерде. Бу исә ютазылыларның чын күңелдән туплаган посылкаларын сугышчыларга илтеп җиткерүдә бернинди явыз көчнең дә киртә тудырмаячагына өмет уята. Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин ерак юлга чыгучы якташларыбызга исән-имин очрашулар һәм тизрәк әйләнеп кайтуларын теләде.

Исегезгә төшерәбез, гуманитар йөкне җыюда, кабул итүдә һәм тутыруда район волонтерлары актив катнаша. Район халкы туплаган азык-төлек җыелмаларыннан, эчке киемнәрдән, оекбашлардан һәм башка кирәкле товарлардан тыш, район җитәкчелегеннән дә аерым посылкалар тутырылды. Ә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан сугышчыларыбызга кечкенә бәйрәм бүләкләре әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев