Изге җомга көне белән, дин кардәшләр!
Пәйгамбәребез:»Бер кешегә Аллаһы тәгалә хәерлелек теләсә, аны диндә фәкыйһ итә»,- дигән.
"Аллаһы тарафыннан тәүфикъ бирелгән фәкыйһ — төрле кешеләр язган китаплар вә хәлләре мәгълүм булмаган кешеләрдән риваять ителгән сүзләр вә дәлилсез фәтвалар белән эш итми. Бәлки Коръән вә хәдисләр белән вә шәригатьнең рухына муафикъ рәвештә гамәл кылучы зат.
Шәригатьнең максатын аңлау вә нинди генә бер гамәл кылырга туры килсә дә, шәригать максатына туры килү-килмәвен тикшерү тиешле вә әһәмиятле эш. Бай була торып та, фәтва китапларындагы сүзләргә таянып, ләзем булган вакытта соңыннан кайтарып бирүе, тәэмин ителгән шәкертләренә тоттырып үзләренчә гүя нотариус низамнарына туры китергән булучылар, яки бер ел тулып үтмәстән элек ирләренә вә ирләре хатыннарына бүләк итеп милекләрен күчерешеп торучылар, ияләре тарафыннан тану белән сабит булган вакыф малларны вакыфлыктан чыгаручылар, тәхлил [талак кылынган хатынны хәйлә юлы белән янә элекке иренә никахлау] кылучылар вә кылдыручылар вә шушы эшләрнең һәрберсен белә вә азмы-күпме кодрәтләре була торып, яхшы сүз белән генә булса да тыймаучылар фәкыйһ тә, галим дә түгелләр, бәлки гыйлем вә әдәп аңлатмасына күрә җинаять кылучылардыр".
(Риза Фәхретдин. «Җәвамигуль Кәлим шәрехе». 329 нчы хәдис. 1916).
Йә, Раббым, безгә файдалы гыйлемнәр бир.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев