Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ижевск шәһәрендә «Татар кызчыгы, татар малае – 2022» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Ижевск шәһәренең  Халыклар дуслыгы йортында республикакүләм «Татар кызчыгы, татар малае – 2022» бәйгесе булып узды.

Бәйгедә Удмуртия Республикасының милли сәясәт министры урынбасары, Ижевск шәһәр хакимияте Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә бүлек җитәкчесе, Халыклар дуслыгы йорты директоры, шулай ук Удмуртия Республикасы общественная палатадан кунаклар катнашты. Берсеннән-берсе оста, сәләтле сабыйлар иң-иң булу өчен көч сынашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар кызчыгы -2022» титулы Ралинә Габделфәртовага бирелсә, «Татар малае – 2022» исеменә Раяз Фәхретдинов лаек булды.

Шулай ук һәр катнашучы бала төрле номинацияләрдә җиңеп, иганәчеләрдән һәм оештыручылардан кыйммәтле бүләкләр, грамоталар алды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев