Кайда наркотиклар, анда ВИЧ — инфекциялеләр үсеше
Район башкарма комитеты утырышы залында район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин рәислегендә наркотикларга каршы комиссия утырышы узды.
Сөйләшүнең төп темасы-вәзгыятьне тотрыкландыру һәм район биләмәсендә наркотикларның законсыз әйләнешен туктату.
Мәгариф учреждениеләре укучылары арасында наркотик һәм психотроп матдәләр таралуына ничек юл куймаска? Допингсыз сәламәт яшәү рәвеше халыкның тормыш рәвешенә әверелсен өчен, нинди кисәтү эшләре алып барырга? Утырыш барышында шушы һәм башка байтак мәсьәләләр турында сөйләшү барды. Мәсәлән, Русия Эчке Эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча наркопритоннарны һәм наркотикларны сату урыннарын ачыклау буенча уздырылган чаралар нәтиҗәләре белән җинаятьчеләрне эзләү начальнигы, полиция капитаны Ленар Хәмидуллин таныштырды.
-Бурычларны үтәү һәм оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында, — дип билгеләде Хәмидуллин, — наркотикларны законсыз сатуга бәйле бер җинаять ачыкланган. 2024 елның хисап чорында җиде административ хокук бозу очрагы теркәлгән, тугыз кеше тикшерүгә җибәрелгән.
Ленар Хәмидуллин бәянләгәнчә, Урыссу үзәк район хастаханәсендә 53 наркоман исәптә тора, шуларның 31е — профилактик, 22се-диспансер исәптә. Профилактика чаралары кысаларында районның хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан «Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит» акциясе һәм наркотикларга бәйле җинаятьләрне ачыклауга, туктатуга юнәлдерелгән башка чаралар да үткәрелгән. Моннан тыш, мәгариф учреждениеләре тәрбияләнүчеләре белән әңгәмәләр әүдем алып барыла. Рейд тикшерүләре барышында алынган наркотикларның төп төрләре булып гашиш, мәк салам экстракты, марихуана, шулай ук синтетик матдәләр (метилэфедрон) тора.
Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин комиссия әгъзалары игътибарын наркотикларны «яшерен» кулланучы, «ачыкланмаган» кешеләр буенча эшне көчәйтү зарурлыгына юнәлтте.Әлеге категория гражданнары исә очраклы рәвештә, анализлар алу барышында ачыклана.
— Әлеге мәсьәләне хәл итүгә барлык хезмәтләргә — эчке эшләр министрлыгы бүлегенә, район хастаханәсенә, җирлек башлыкларына, наркотикларга каршы комиссиягә — җентекләбрәк карарга кирәк. Наркотиклар булган җирдә — С гепатиты, ВИЧ-инфекциялеләр үсеше…
Районда наркотикларга бәйле төп күрсәткечләр турында районның баш табибы Светлана Шакирова сөйләде. Наркотик матдәләр куллану аркасындагы бәйлелек синдромы белән диспансер исәптә 22 кеше тора. Өч кеше исәптән төшерелгән — икесе яшәү урынын үзгәрткән, берсенең хәле яхшырган. Профилактик исәптә торучылар арасында бер хатын-кыз да бар, яшүсмерләр юк.
— 2023 ел нәтиҗәләре буенча, — дип ассызыклады Светлана Шакирова, — үлем белән тәмамланган алкоголь агулануның дүрт очрагы теркәлде. Мәсьәләгә ачыклык кертү йөзеннән, баш табиб, «алкоголь һәм психоактив матдәләр кулланучыларны ачыклау буенча эш район наркология хезмәте һәм хокук саклау органнары белән үзара бәйләнештә алып барыла», дип билгеләп үтте.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең иҗтимагый мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов «хәвеф төркемендәге» гаиләләр, балалар һәм яшүсмерләр белән алып барылган кисәтү, наркотиклар куллану куркынычы булган ата-аналарны ачыклауга бәйле эшләр турында хәбәрләде. Аерым алганда, ул 2024 елның 15 апреленә районда социаль куркыныч хәлдә булган сигез гаилә тармакара исәптә тора, аларда 17 балигъ булмаган бала тәрбияләнә, дип билгеләде. Аларның әти-әниләре балалар алдындагы бурычларын үтәми, исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш куллана. Балигъ булмаганнар эше буенча бүлектә 16 ата-ана исәптә тора, шуларның берсе наркотиклар куллана. Яшүсмерләр арасында кисәтү һәм мәгълүмати-агарту чараларын билгеләп, Рузанов наркоманиянең бүгенге көндә гаять зур колачлы эпидемиягә әверелүен ассызыклады. Әлеге афәт көрәш чараларына карый күпкә тизрәк тарала бара. Соңгы вакытта балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә наркотиклар куллану һәм таратуга бәйле административ материаллар кертелмәгән, дип басымлады үз чыгышында Рузанов.
Утырыш ахырында барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар чыгарылды.
Роза Әхмәдиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев