Кайгыда да, шатлыкта да бергә…
Районда Гаилә елына багышланган чаралар дәвам итә: чираттагысы Бәйрәкә авылының мәдәният йортында узды.
Бирегә 50 һәм аннан да күбрәк ел бергә гомер кичергән гаилә парлары җыелды. Сәхнәдән алар хөрмәтенә иң ягымлы-сокланулы сүзләр яңгырады. Яшерен-батырын түгел, әлеге көмештәй чал чәчле гүзәл парларны тәү чиратта сабырлык һәм тормыш көткәндә үтә кирәкле зирәклелек сыйфатлары өчен мактадылар. Чөнки ихтирамга лаек замандашларыбыз йорт учагы җылысын саклап калалган, балаларын тәрбияләп үстергән, аякка бастырган. Хәзер инде аларны ата йортында үз гаиләләре белән кыз-уллары җылы каршылый. Әлбәттә, озын гомер юлында төрле хәлләр булгандыр — шап итеп ишек ябулар да, аяк тибеп тавышланулар да, сәбәбе чыгып кына тора ич аның… Тик безнең авыл хатын-кызлары каушап-өркеп калучылардан түгел. Гаиләдә низагларга юл куймаячак алар. Тормыш кагыйдәләренә туры килми бу чөнки. Нилектән хатын-кызларга басым ясыйбызмы? Чынында ир-атларга язмыш юлы киртәләренә ешрак абыну хас… Хәер, тату гаилә парларының янәшә утырып, матур итеп елмаюларына караганда, тузга язмаган юк-бар сүз куертырга күнекмәгән алар, дигән фикергә киләсең. Билгеле, өйдәге муллык өчен гаилә башлыгы җаваплы булса, йорттагы җылы мохит хуҗабикә карамагында… Ниһаять, кичәне алып баручы Рәмзия Дәүләтханова тантана сәбәпчеләрен сәхнәгә чакыра. Тантаналы мизгелләр.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхретдинова якташларыбызны гаилә язмышындагы күркәм вакыйга уңаеннан җылы тәбрикләде. «Бары тик уртак тырышлык нәтиҗәсендә генә барча тормыш киртәләрен җиңеп чыгарга мөмкин», дип ассызыклады ул. Соклангыч парларның яшьләр өчен чын мәгънәсендә үрнәк булуларын билгеләп, Гүзәлия Фәхретдинова Котлау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина шулай ук олы яшьтәге парларга изге теләкләрен юллады, һәркайсының фидакарь хезмәтен аерым билгеләп үтте. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, хөрмәтле якташларыбыз авыл тормышында әүдем катнашуларын дәвам итәләр — кайда сүз белән, кайда эш белән, дигәндәй… Чыгыш ясаучы шулай ук авылдашларына бүләкләр тапшырды. Ә инде бәйрәм сәбәпчеләре балалары, оныклары, оныкчыклары белән сәхнәгә күтәрелүгә, кабат күптән таныш төшенчә дөреслегенә инанырга туры килде: хакыйкать гади, әмма ләкин аңа таба илтүче юл ифрат катлаулы. Бу кичне исә әлеге кагыйдә үтә аңлаешлы сыман тоелды — барысы да бик гади: шундый итеп яшәргә тырыш ки, якыннарың, туганнарың, авылдашларыңның эчкерсез елмаюлары сине гомер бакый җылытырлык булсын. Бары шул гына.
Әлбәттә, бәйрәм чагу-матур чыгышларсыз булмый. Авыл мәдәният йорты каршындагы «Монлысаз» вокал ансамбленең концерт номерлары, «Мирас» фольклор ансамбленең тематик сәхнә куелышлары һәммәсенең күңеленә хуш килде. Чараны хатын-кызлар һәм авыл җирлеге ветераннар советлары оештырган иде. Теге яки бу сәбәпләр аркасында мәдәният йортына бәйрәмгә килә алмаган гаилә парларын йортларында котлаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев