Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Камиллекнең юктыр чикләре

Сәлия Гарифуллина ... Шәһәрдәш бу ханымны күргән саен, әлеге сүзләр үзеннән-үзе килә уема. Чыннан да, Ходай тарафыннан һәммә күркәм сыйфатлар бирелгән сыман аңа. Ыспай-чибәр дә ул, акыллы-зирәк тә, кирәк чакта таләпчән-җитди дә. Торганы бер асыл зат, кыскасы.

Исеменең җисеменә тап килүен әйт син. Венера. Ягъни мәсәлән,  борынгы Рим мифологиясендә Яз һәм Матурлык, Мәхәббәт алиһәсе. Шул ук вакытта Зөһрә йолдыз, Чулпан да. Тәүге яз аенда дөньяга аваз салган кызчыкларына нинди исем кушарга белгән бит әти-әнисе! Әйткәндәй, шактый үзенчәлекле гаиләдә туып үсә Венера ханым. Чагу тормыш бәйрәме – алтмыш яшьлек юбилеена бәйле  чираттагы очрашу мәлендә катлы-катлы хатирәләр йомгагын бергәләп сүтәргә туры килде безгә...

“Бар изгелек – әти-әниемнән”                                    

Шулай дип ассызыклый алчак-мөлаем әңгәмәдәшем. Һәм бу тулысынча чынбарлыкка тап киләдер. Гыйбрәтле, тирән эчтәлекле әсәргә нигез салырдай Сафуан һәм Мөнирә Хәмитовларның гаилә тарихы.

“Әти-әнием чыгышлары белән Баулы (хәзерге Ютазы) районы  Иске Урыссу авылыннан, – дип сүз башлый уйчан гына Венера ханым. – Бер сыйныфта укыганнар хәтта. Киләчәккә матур-якты хыяллар корганнар, билгеле...” Кызганычка каршы, әлеге өмет-ниятләрнең тормышка ашуына каһәрле сугыш киртә куя. Мөнирә Шәрифулла кызы нәкъ 1941 елның 22 июнендә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлау турында диплом алырга тиеш була. Тантаналы-куанычлы мизгелләр кичерү урынына – көне төнгә ялганган туктаусыз эш... Яшь агрономга бер-береннән шактый ераклыкта урнашкан басуларны хезмәтләндерергә, аркылы-буйлы иңләргә туры килә. Сер бирми сылу, яраткан эшенә бар егәрлеген, тырышлыгын сала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев