Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кәрәкәшледә йорт янган

24 апрельдә 42нче янгын сүндерү бүлегенең элемтә пунктына Кәрәкәшле авылында янгын чыгу турында хәбәр килә.

Янгын сүндерү хезмәте билгеләп үткәнчә, бүлек диспетчеры Ютазы янгын сүндерү-коткару гарнизонына барлык көч һәм янгын сүндерү чаралары җибәргән. Янгын нәтиҗәсендә йокы бүлмәсендәге җиһазларына зыян күргән. Йортны Кәрәкәшле авылы халкының бердәм көче ярдәмендә саклап кала алганнар. Янгынның сәбәбе ачыклана.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең Баулы һәм Ютазы районнары буенча күзәтчелек һәм профилактика эшчәнлеге районара бүлеге Ютазы районында яшәүчеләрне янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә чакыра һәм янгын чыгуы хакында вакытында хәбәрдар булу һәм исән калу өчен өйләргә автоном янгын хәбәрчеләрен урнаштырырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев