Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каразирек мәдәният йортыда “Сөмбелә” бәйрәмен үткәргәннәр

Каразиреклеләр өчен мәдәни тормыш бик әһәмиятле. Аларның ялы еш кына җирле мәдәният йортында уза. Ә күптән түгел алар чираттагы "Сөмбелә" бәйрәменә җыелды.

- Җылы җәй бик тиз узып китте һәм менә аңа алмашка салкын җилләре һәм кар-яңгырлары белән көз килеп җитте. Көннәр кыскара, тышта, күңелгә сагыш өстәп, иртә караңгы төшә. Әмма көз, бу вакытта күп санлы бәйрәмнәр уздырылуы белән истә кала. Менә, без дә, авылдашларыбызның кәефләрен күтәрергә булдык һәм әлеге моңсу, шул ук вакытта "алтын" чорга багышланган бәйрәмне уздырдык, - дип район газетасы укучылары белән яңалыгын уртаклаша Каразирек мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Сәкинә Садрыева.

Бәйрәмнең төп темасы булып, аңлашылуынча, көз торды. Әлеге вакытка багышланган күңелле уеннар үткәрелде һәм табышмаклар әйтелде, аларда призлар - табигать бүләкләре иде. Барысының да өлкәннәр тарафыннан сәхнәләштерелгән "Репка" әкияте күңелен ачты, анда җирлек башлыгы да, тычкан ролен уйнап, катнашты. Көз, мәдәни хезмәткәрнең сүзләре буенча, каразиреклеләр өчен мул уңышлы булган, шуңа моны билгеләп үтмәү гөнаһ булыр иде. Очрашу ахырында каразиреклеләр үзләре быел бакчаларында үстергән яшелчә-җимеш, җиләкләрдән торган ашамлыклардан уртак көч белән сый-нигъмәтле өстәл әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев