Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каразиреклеләр хуҗалыкның нык булуын тели

Узган атна ахырында Иске Каразирек авылында район җитәкчелегенең һәм хезмәтләренең Каразирек авыл җирлеге халкы белән чираттагы очрашулары узды.

Тикшерелгән темалар арасында биредәге авыл хуҗалыгы җәмгыяте белән бәйле мәсьәлә халык өчен әһәмиятле булып кала. Шуны ассызыклап әйтергә кирәк, халык үз җирлегендә кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрергә сәләтле, нык хуҗалык күрергә тели. Очрашу барышында тормышны тәэмин итүнең башка сораулары да тикшерелде. Әйтик, Каразирек авылы мәчете имамы Фоат Заһриев авылда яшәүчеләрне язын һәм көзен авыл зираты территориясен җыештыру буенча өмәләр оештырырга чакырды. Чөнки хәтта соңгы йортыбыз да кешеләр әдәпсезлегеннән, мәдәниятсезлегеннән якланмаган. Биредә искергән веноклар, пыяла ватыклары, буш шешәләр һәм башка төрле чүп-чар күп җыела.

Очрашу ахырында район башлыгы Рөстәм Нуриев сөт саву аппаратын Сәкинә Бәдретдиновага тапшырды. Ул шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара, ун баш мөгезле эре терлек асрый. Шулай ук авылны төзекләндерүдә актив катнашкан өчен авыл җирлеге башлыгының рәхмәт хатлары Яңа Карзирек авылы клубы директоры Зөлфия Гафиятовага һәм авылның ветераннар советы рәисе Миңнемәгъсүм Әхмәтовка тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев