Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Картаямыни соң ул йөрәк...

«Олимп» спорт комплексында җитештерү ветераннары арасында «Күңелле стартлар» узды.

Район ветераннар советы тарафыннан «Сәламәтлек» сәламәтләндерү төркеме җитәкчесе Сиринә Юлбарисова белән берлектә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган чара үткәрелде. Шунлыктан ярышларда катнашучыларның сафка легендар «Прощание славянки» маршына чыгулары гаҗәп түгел. Ә кызларның йөз һәм гәүдәләрен «тота» белүләренә караганда, чыннан да алардан күтәренке рух һәм шатлык нуры сирпелә иде. Шулай итеп, «Күңелле стартларда» өч төркем - Бәйрәкәдән «Санитарлар» командасы һәм Урыссу бистәсеннән «Искра» һәм «Пламя» командалары җитезлек, тизлек һәм спорт дәрте сынауларын узды. Җиңел физик күнегүләрдән соң командалар спорт биремен үтәүгә кереште. Эстафеталар игътибарлылык, осталык һәм җиңү дәрте таләп итте. Хикмәт, киртәләрне ничек шома үттеләр алар! Беренче дә, икенче дә булмас кебек иде. Шулай да ярыш булгач, җиңүче дә булырга тиеш. Гадел жюри урыннар билгеләде.
«Күңелле стартлар» нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Искра» командасы алды, икенче урында – «Пламя» һәм өченче урында – «Санитарлар». Район ветераннар Советы исеменнән барлык командаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Актив тормышчан караш һәм районның ветераннар хәрәкәтенә зур өлеш кертүләре өчен «Сәламәтлек» сәламәтләндерү төркеме Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде (җитәкче Сиринә Юлбарисова). «Ивушки» вокаль төркеме башкаруындагы җырлар да күңелне рухландырды.<><><>

Роза Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев