Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Картаямыни соң йөрәк?.. 

Бүген яшьләр, модага ияреп, авылдан шәһәргә китү ягын карыйлар. Югыйсә хәзер авылда да яшәү шартлары шәһәрнекеннән ким түгел.


    Бүген яшьләр, модага ияреп, авылдан шәһәргә китү ягын карыйлар. Югыйсә хәзер авылда да яшәү шартлары шәһәрнекеннән ким түгел.Су ташыйсы, түгәсе юк, урманнан утын ташып, мичкә ягасы юк. Һәркемнең капка төбе саен әллә ничә машина, утыр да, теләсәң ресторанга, яки театр-концертларга, яисә матурлык салонына  бар.  
   Безнең авылда яшәү шартлары, гомумән, шәһәрнекенә якын. Һәр атнаның дүшәмбе, җомга көннәрендә базарга Азнакайдан, Башкортстанның Октябрьский шәһәреннән сатучылар килә. Авылда “Батыр” спорт комплексы эшли. Бу комплекста кеше көне буе да туктап тормый. Иртәнге сәгать тугызда  лаеклы ялдагы пенсионер ханымнар сәламәтлекләрен ныгытырга килә. Алар белән белгечлеге буенча хореограф булып эшләп лаеклы ялга чыккан Гүзәл Бикчәнтәева шөгыльләнә.  Төштән соң тагын бер төркем авылдашлар тренажерларда шөгыльләнергә килә, укучы балалар даими рәвештә биредә була.  
    Бүгенге язмам - тиктормас, тормышны сөйгән ханымнар төркеме хакында. Алар барысы да авылның төрле тармакларында эшләп лаеклы ялга чыккан әбиләр (алай дип атарга тел дә әйләнми, әмма һәркайсының “әби” дип өзелеп торучы  берничә оныгы бар). Үз сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан,  “Батыр” спорт комплексына йөрү белән беррәттән, алар авылның төрле җәмагать эшләрендә дә актив катнаша. Кыш көне кар сыннары ясашырга килүчеләр дә алар, төрле-төрле өмәләрдә катнашучылар да алар, ветераннарның “МоңлыСаз” ансамбленда җырлап-биеп йөрүчеләр дә алар. Бервакытта да картаймагыз, көчегез ташып торсын, һәрвакыт шулай тормышны яратучы, актив булып калыгыз.

Зәйтүнә ЯМАЕВА, Бәйрәкә авылы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев