Картлыкка бирешмичә
95 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче кеше тиңдәшсез шәхескә әверелә. Бу исә аның күренекле булу-булмавына, батырлыклар кылу-кылмавына, нинди дә булса мөһим нәрсә уйлап табу-тапмавына бәйле түгел.
Күптән түгел Бәйрәкә авылында яшәүче Сәхия Фазулла кызы Әхмәтҗанова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу еллар бик күп вакыйгаларны үз эченә алган. Сәхия Әхмәтҗанованың гомер юлы шул еллардагы газаплы тормышта яшәгән күпләрнең язмышына охшаш. Ул – үз гомерендә шатлыгын да, кайгысын да кичергән гади татар хатыны. Балачагы, яшьлеге дәһшәтле, авыр сугыш елларына туры килгән. Тормышка теше-тырнагы белән ябышып яшәве, ныклы ихтыярлы булуы аңа авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткән.
Бүгенге көнгә кадәр Сәхия әби анык акылын, тормышка мәхәббәтен саклап калган. Язмышында булган һәр вакыйганы ваклыкларына кадәр хәтерендә саклаган.
Сәхия Әхмәтҗанованы котларга килгән кунаклар, сугыш чорында һәм сугыштан соңгы еллардагы хезмәте өчен, аңа ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, озын гомер, сәламәтлек, якыннар җылысын теләделәр.
Өлкән кешегә күп кирәкме инде? Саулык һәм игътибар – иң мөһиме. Бу көнне юбилеен билгеләп үтүче Сәхия Фазулла кызы, чын күңеленнән шатланып, саулыгы турындагы сорауларга җавап бирә-бирә, бүләкләр һәм изге теләкләр кабул итте.
Ләкин әле аңа үз яшен бирерлек түгел. Тормышка яратып, сокланып һәм ышанып карый ул. Котларга килүчеләр, 100 яшьлек юбилее белән дә тәбрикләргә киләчәкләрен ышандырып, саубуллаштылар.
Хөрмәтле Сәхия Фазулла кызы, сезнең юбилей – 95 яшьнең әле гомер чиге түгел икәнлеген дәлилли. Киләчәк буыннар бәхете өчен хезмәт куеп, тарихи вакыйгаларны аша узып, сикәлтәле тормыш юлын лаеклы кичкәнегез өчен, сезнең алда баш иябез. Ныклы сәламәтлек, якыннарыгыз җылысын, чиксез шатлыклар телибез. Хәтерегездә бары тик якты, матур хатирәләр саклансын, ә туганнарыгыз һәм якыннарыгыз сезне яратсыннар, хөрмәт итсеннәр, һәрчак яныгызда булсыннар.
Лилия Әхмәтҗанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев