Кайбер урыссулылар туганнары белән бер йортта тыныч кына яши алмыйлар
Узган атнада туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр шулкадәр киеренкеләнгән ки, берьюлы берничә гаиләдә аның әгъзаларына урын калмаган.
Исерек ире һәм улы куып чыгару сәбәпле, Урыссуда яшәүче ханымнарның берсе урамда калган, икенче хатын-кызны исә торакка каенанасы кертмәгән. Элеккеге ир белән хатын М.нар да бер түбә астында килешеп яши алмый икән. Хатын полициягә язган гаризасында экс-ире яный дип белдерсә, тегесе исә, элеккеге сөйгән яры йорт ишеген эчтән бикләп, аны торакка кертми дип хәбәр иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев