Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда «БАЛАЛАР ПРЕМИЯсе» узачак

Катнашучылар билгеле 2021 елның 22 гыйнварында «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында «БАЛАЛАР ПРЕМИЯсе» балалар музыка премиясен тапшыру тантанасы узачак.

«ТМТV» телеканалы 2020 елның иң яхшы башкаручысына һәм балалар коллективына кыйммәтле статуэткалар тапшырачак. Берничә ел дәвамында "ТМТВ" музыкаль телеканалы талантлы балаларны ача, аларны эфирда күрсәтә, "Балалы Солянка"концертларын оештыра. Кайчагында яшь башкаручыларның популярлыгы күп кенә уңышлы йолдызлар көнләшерлек. 2020 елда ТМТВ премиясен төшергәндә татар эстрадасының бер танылган җырчысы шаяртып: "балалар үкчәгә басып килә", дип әйткәч, "Барс Медиа" компанияләр төркеме яшь йолдызларны танытыр вакыты җитте, дигән карарга килде.  

«БАЛАЛАР ПРЕМИЯсе» яшь талантлар арасында уздырылучы беренче музыкаль телевизион премия. Биредә татарча җырлаучы, татар көйләренә иҗат итүче яшь җырчылар, инструменталь, хореографик коллективлар бүләкләнәчәк.  

«БАЛАЛАР ПРЕМИЯсе» ТМТВ телеканалынынң ел саен уздырыла торган пермиясенең “кече сеңлесе". Ләкин лауреатлар исемлегенә 16 яшькә кадәрге җырчылар, инструменталь музыкант-башкаручылар һәм хореография коллективлар, татар телендә җырлар, татар милли инструменталь музыкасын яки биюләрен башкаручылар гына керә.  

Балалар премиясе булуга карамастан, бүләкләү “зурларча” булачак – кызыл келәм, балалар форматы өчен эшләнгән махсус ТМТВ премиясе сыннары, танылган кунаклар һәм татар эстрадасының танылган остазлары.  

Зәйнәп Фәрхетдинова, Филүс Каһиров, Иркә, Эльмира Кәлимуллина, Раяз Фасыйхов,Салават-Гүзәлем, Илнар Миранов, Ризат-Зинирә Рамазановлар, Илназ Бах һәм башка артистлар яшь башкаручыларга ярдәм итәргә киләчәк һәм зур музыка бәйрәмендә катнашачаклар.  

«БАЛАЛАР ПРЕМИЯсе» беренче музыкаль телевизион премиясе Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елында узачак.

https://matbugat.ru/news/?id=31787

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев