Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда улы әнисен кыйнап үтергән

19 нчы гыйнвар көнне кичен Казанда Индустриальная урамы буенча йорт фатирында үтерелгән 58 яшьлек хатын-кызның гәүдәсе табылган.

Әлеге факт буенча РФ Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Казан шәһәре Авиатөзелеш районы буенча тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 111 нче маддәсенең 4 нче часте (сәламәтлеккә алдан уйлап авыр зыян салып үлемгә китерү) буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә. Башлангыч версия буенча, 18 нче гыйнвар көнне кичен зыян күргән ханым һәм аның 23 яшьлек улы спиртлы эчемлекләр кулланган. Бервакыт алар арасында низаг чыга, һәм егет анасын кыйнарга тотына. Башындагы җәрәхәт аның үлеменә китерә. Шикләнелүче гаебен таныган. Тикшерүче үтенече буенча ул сак астына ябылган. Хәзерге вакытта дәлилләр туплау һәм ныгытуга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев