Казанда яңа троллейбусны яшен бәргән
Бүген Казанда яңа троллейбусны яшен бәргән.
Ул эшкә яраксыз. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә «Метроэлектротранс» МУП генераль директорының күчмә составтан файдалану буенча урынбасары Рим Сафиуллин хәбәр итте.
Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында машрутларның берсенә күптән түгел генә чыккан яңа машинаны белгечләр карый. Аңа гарасат шактый зыян китергән.
Троллейбус йөртүче дә, пассажирлар да зыян күрмәгән: машинада яшенне кире кайтару системасы урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев