Казанның туризмны үстерү комитетын Александр Шавлиашвили җитәкләде
Казан мэры Илсур Метшин Александр Шавлиашвилины туризмны үстерү комитеты җитәкчесе итеп билгеләде.
Шавлиашвили элегрәк балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе постына конкурста катнашкан һәм 2030 елга туристлар агымын 6 млн кешегә кадәр арттыру буенча берничә идея тәкъдим иткән. Александр Шавлиашвили тәкъдим ителгән вазифа белән килеште. Конкурс кысаларында ул Казан зооботаника бакчасын трансформацияләү һәм яңа оранжереялар төзү проектын тәкъдим итте. Проект шәхси һәм дәүләт кертемнәрен таләп итәчәк. Элегрәк комитетны БРИКС+илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары Ассоциациясендә эшләү буенча мэр киңәшчесе булган Дарья Санникова җитәкләгән иде. Шавлиашвили 2022 елда РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетын «Икътисад һәм идарә» юнәлеше буенча, 2025 елда – РАНХиГС магистратурасын «дәүләт һәм муниципаль идарә»юнәлеше буенча тәмамлаган. Һөнәри карьерасын 2005 елда бармен-официант позициясеннән башлаган, аннары ресторан өлкәсендә идарә вазифаларын башкарган. 2016 елдан 2020 елга кадәр FIFA-2018, UEFA EURO-2020 һәм UEFA Champions League Final 2022 халыкара чараларында эшләде. 2018 елдан «АГНА»компанияләр төркеменең гамәлгә куючысы һәм идарәче партнеры булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев